ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2005 ел
пәнҗешәмбе
10 мартта Мәскәүдә РФ Тышкы эшләр министрлыгы бинасында 16 сәгатьтә РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия утырышы булачак. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнаша. Минтимер Шәймиевкә Россия Федерациясе белән ЮНЕСКО арасында хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткәне өчен диплом һәм "Россия-ЮНЕСКО" истәлекле медале тапшырылачак, дип көтелә.

9
март, 2005 ел
чәршәмбе
9 мартта Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән Казанның мең еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек барышы турында күрешеп сөйләште.
"Труд" газетасында басылып чыккан интервьюда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев заманча социаль реформаларда икътисад һәм әхлаклылык арасында үзара элемтә барлыгын билгеләп үтте. Шуның белән бергә, әлеге реформаларны тормышка ашыру белән бәйле кискен моментлар булуын да ассызыклады.

6
март, 2005 ел
якшәмбе
"Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренең хакын төшерү - бүгенге көндә Татарстанда мөһим бурычларның берсе итеп билгеләнде", - диде ТР Президенты Минтимер Шәймиев бу атнада "Интерфакс" агентлыгына биргән интервьюсында.

5
март, 2005 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Президенты М.Шәймиевнең Халыкара хатын-кызлар көне 8 нче Март уңаеннан хатын-кызларга мөрәҗәгате.

4
март, 2005 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Фәнни ачышлар һәм уйлап табулар халыкара академиясе президенты В.Потоцкий тарафыннан җибәрелгән хатта А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университет профессоры Владимир Павловның зур әһәмияткә ия булган ачыш ясавы турында хәбәр ителә.

2
март, 2005 ел
чәршәмбе
Илбашы ак калага сәфәрен орган залын ачуга багышланган концертны тамаша кылудан башлады. 800 урынлы, акустик яңгырашы ягыннан Россиядә тиңе булмаган мондый гүзәл залны төзүгә тотылган чыгымнар акланыр, дигән өмет бар. Киләчәктә монда чит илләрдән дә атаклы музыкантлар, джаз осталары килүе көтелә.
Казанның "Пирамида" комплексында "Ел җитәкчесе" дип аталган республика бәйгесе булып үтүе турында газетабызның узган санында әйткән идек инде. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

1
март, 2005 ел
сишәмбе
ТР Икътисад һәм сәнәгать министрлыгында үткән коллегия утырышында 2004 елда Татарстан Республикасында социаль-икътисади үсеш йомгаклары һәм 2005 елга бурычлар төп тема булды. Коллегия эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

28
февраль, 2005 ел
дүшәмбе
ТР Дәүләт Советы утырышында РФ субъектлары башлыкларын сайлауның яңа тәртибенә бәйле “Татарстан Республикасы Конституциясе үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International