Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Дәүләт Киңәшчесе
Дәүләт Киңәшчесе
рус
тат
eng
Секретариат
Элемтә
Матбугат хезмәте
Элемтә
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Биография
Фотоальбом
Рәсми фотографияләр
Вакыт, вакыйгалар, кешеләр
ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2005 ел
чәршәмбе
Татарстан Президенты республика Хөкүмәтен оештыру һәм аның эшчәнлеге мәсьәләләрен көйләүче законга кул куйды
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасының дәүләт башкарма хакимият органнары турында”гы ТР Законына кул куйды. ТР Дәүләт Советы аны агымдагы елның 24 мартында кабул иткән иде.
Әлеге закон республика Хөкүмәтен, министрлыкларны һәм башка башкарма хакимият органнарын оештыру һәм аларның эшчәнлеге мәсьәләләрен көйләүче төп закон акты булып тора.
4
апрель, 2005 ел
дүшәмбе
Минтимер Шәймиев: "Парламент - ул цивилизацияле дәүләт өчен кирәкле корал"
Казанда ТР Дәүләт Советының 10 еллыгына багышланган "Татарстан Республикасында парламентаризм, дәүләтчелек һәм демократия үсеше" республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Киң күләмле форумда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан дәүләт хакимиятенең барлык тармак җитәкчеләре, шулай ук фән, мәдәният һәм республиканың әйдәп баручы конфессияләре вәкилләре катнашты.
25
март, 2005 ел
җомга
Татарстан Президенты үз вазифаларына кереште
С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең инаугурация тантанасы узды.
Татарстан Президенты, Татарстан Конституциясенә кулын куеп, татар һәм рус телләрендә төп законга ант бирде һәм ант текстына кул куйды.
Минтимер Шәймиев: “Республикабыз халкы күрсәткән ышаныч минем өчен бик кадерле”
“Мин кешеләрне яратам. Алар барысы да безнеке – теләктәшлек белдерүчеләре дә, тәнкыйтьләүчеләре дә. Хакимияткә килгәндә безнең барыбызның да төрле булуын аңламыйча ярамый. Мин бу хисне кичерүем белән бәхетле. Һәм минем өчен республикабыз халкы күрсәткән ышаныч бик кадерле, ул Россия Президенты тәкъдиме аша да чагылды. Сезнең уртак теләктәшлегегез өчен зур рәхмәт”, - диде Минтимер Шәймиев Татарстан Дәүләт Советы аңа Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләрен йөкләү турында карар кабул иткәч.
ТР Дәүләт Советы Минтимер Шәймиевкә Татарстан Президенты вәкаләтләрен йөкләде
25 мартта ТР Дәүләт Советы Минтимер Шәймиевкә ТР Президенты вәкаләтләрен йөкләү өчен күпчелек тавыш бирде. Кандидатураны 89 депутат хуплады, каршы – 4, бер депутат тавыш бирмичә калды.
Минтимер Шәймиев хезмәт хакы үсеше проблемасын хәл итүне кичектерергә уйламый
Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында республикада хезмәт хакы, акча керемнәре үсеше һәм хезмәт хакы түләүдә аермалыкны киметү өчен нәтиҗәле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады. “Әлеге проблеманы хәл итүне шәхсән үзем кичектерергә җыенмыйм”, - дип белдерде Татарстан Президенты.
ТР Дәүләт Советы ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә вәкаләтләр йөкләү мәсьәләләрен карый
Бу минутларда ТР Дәүләт Советы ТР Президенты Минтимер Шәймиевкә вәкаләтләр йөкләү мәсьәләләрен карый.
Утырыш эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.
15
март, 2005 ел
сишәмбе
Минтимер Шәймиев ТР Чакыру комиссиясен җитәкләячәк
Республикада хәрби чакырылыш комиссиясенең яңа составы расланды. Аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев җитәкләде. ТР Президентының “ТР Чакыру комиссиясе турында”гы Указы бүген үз көченә керде. Указ “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль законга бәйле рәвештә гражданнарны оешкан төстә һәм үз вакытында хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итү максатларында кабул ителде.
11
март, 2005 ел
җомга
Минтимер Шәймиев Владимир Путинның тагын бер срокка Татарстан Республикасы Президенты постында калырга дигән тәкъдимен кабул итте
Бүген, 2005 елның 11 мартында, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев үзенең 9 мартта Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин белән очрашу вакытында В.В.Путинның тагын бер срокка Татарстан Республикасы Президенты постында калырга дигән тәкъдимен кабул итүен белдерде.«Минем тагын бер срокка барырга теләмәвемне берничә тапкыр әйтүемне белсә дә, Владимир Владимирович Путин миннән калуымны сорады», — диде ул.
Шул ук көнне М.Ш.Шәймиев федераль законда билгеләнгән яңа тәртип нигезендә үзенә вәкаләтләр бирүне сорап вакытыннан элек Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинга мөрәҗәгать итте.
10
март, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Минтимер Шәймиев "Россия-ЮНЕСКО" истәлек медаленә һәм дипломына лаек булды
10 мартта Мәскәүдә РФ Тышкы эшләр министрлыгында РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе утырышы булды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Аңа Россия Федерациясе белән ЮНЕСКО арасындагы хезмәттәшлеккә шәхси өлеш керткәне өчен диплом һәм "Россия-ЮНЕСКО" истәлек медале тапшырылды.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз