ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2005 ел
чәршәмбе
4 майда Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм республиканың ветераннар хәрәкәте активы белән очрашты. М.Ш.Шәймиев Татарстанның ветераннар хәрәкәте активистларына «Фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.

3
май, 2005 ел
сишәмбе
Татарстан Президенты бүген республика районнары буенча эшлекле сәфәр кыла, аның төп максаты – чәчү кампаниясе барышы белән танышу. Визит программасында беренче булып Спас районы билгеләнгән.

30
апрель, 2005 ел
шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың православ гражданнарын Пасха - Олы көн бәйрәме белән котлады.

29
апрель, 2005 ел
җомга
ТР Дәүләт Советы Равил Моратов, Борис Павлов, Владимир Швецов, Марат Әхмәтов һәм Зилә Вәлиеваны ТР Премьер-министрының урынбасарлары вәкаләтенә билгеләде. Парламентарийлар ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең Равил Моратовны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары, Борис Павловны- ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры, Владимир Швецовны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Марат Әхмәтовны ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Зилә Вәлиеваны - ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры вәкаләтенә билгеләү тәкъдиме белән килештеләр.
ТР Дәүләт Советы депутатларының күпчелеге Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын ТР Премьер-министр вәкаләтенә билгеләүне яклады. Аның кандидатурасын яклап 82 депутат тавыш бирде, каршы килүчеләр - 6, тавыш бирмичә калучылар юк.
ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты әгъзалары бүгенге утырышта ТР Президентының Зилә Вәлиеваның ТР Премьер-министрының урынбасары - ТР мәдәният министры итеп билгеләү турындагы тәкъдименә бертавыштан риза булды. Комитет утырышы республика парламенты сессиясе алдыннан үтте.
Бу минутларда ТР Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында якын елларда Татарстан яшәргә тиеш булган төп документларның берсе - “2005-2010 елларга Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше программасы” буенча фикер алышына

28
апрель, 2005 ел
пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә, бюджет, салымнар һәм финанслар комитетларының уртак утырышында ТР Премьер-министры вазифаларына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын раслау һәм ТР Премьер-министры урынбасарлары вазифаларына Равил Моратов, Борис Павлов, Владимир Швецов һәм Марат Әхмәтов кандидатуралары буенча килешү турында ТР Президенты тәкъдимнәре каралды.

26
апрель, 2005 ел
сишәмбе
26 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “2005 елгы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен бирү турында”гы Указга кул куйды. Быел әлеге премияләргә рәссам Зөфәр Гыймаев – ТР әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре портретларын иҗат иткән өчен, шагыйрь Рөстәм Миңгалимов – “Дәрт чүлмәге” шигырьләр җыентыгы өчен, композитор Шамил Шәрифуллин – “Мөнәҗәтләр”, “Авыл көйләре” хор концертлары өчен лаек булды.

25
апрель, 2005 ел
дүшәмбе
25 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев чираттагы ялдан кайткач, РФ Федераль Җыен утырышында катнашачак, анда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзенең юлламасы белән мөрәҗәгать итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International