ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2005 ел
чәршәмбе
31 майда ТР Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Хакимияте җитәкчесе урынбасары Владислав Сурков белән очрашты. ТР Президентының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, очрашуда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлекнең агымдагы мәсьәләләре, төзелә һәм реставрацияләнә торган объектларда эш барышы каралган.

30
май, 2005 ел
дүшәмбе
30 майда ТӨРКСОЙ Даими советының XXII утырышында катнашучылар һәм кунаклар Татарстан Президентыннан сәламләү алды, анда Минтимер Шәймиев кешелек цивилизациясе үсешендә төрки дөньясы ролен ассызыклаган. “Безнең бабаларыбыз тудырган мәдәният һәм сәнгать әсәрләре бүген гомумкешелек мирасы һәм байлыгы булып тора”, - диелә сәламләүдә.

26
май, 2005 ел
пәнҗешәмбе
26 майда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка килде. Ул шәһәр көне бәйрәмендә катнаша.
Бүген Татарстан Президенты Пискарев зиратында булып Ленинградны яклап ятып калган татарстанлыларга мәрмәр плитәгә, шулай ук Ватан-Ана монументына веноклар һәм Санкт-Петербургка нигез салучы Петр Iга Петропалов соборында чәчәкләр куйды.
Төп-төгәл төшке вакытта Татарстан Президенты Петропалов крепостеның Нарышкин бастионыннан, Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә, 122 миллиметрлы коралдан ату ясаячак.

21
май, 2005 ел
шимбә
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Казаночка” хатын-кызлар волейбол клубы исеменә котлау хаты җибәрде, анда ул команданы “А” Югары лигасы беренчелегендә җиңүләре һәм Россия хатын-кызлар волейболы Суперлигасына чыгу белән котлады һәм моның республикабыз башкаласы юбилеена “Казаночка”ның лаеклы бүләге булуын ассызыклады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.

19
май, 2005 ел
пәнҗешәмбе
Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый белән очрашты. Бу ТР Дәүләт Советы тарафыннан Минтимер Шәймиев кандидатурасын Президент вазифаларына раслаганнан соң, Татарстан мөселманнары лидеры белән беренче очрашуы булды. Очрашуда 24 июньгә планлаштырылган Кол Шәриф мәчетен ачу мәсьәләсе хакында фикер алышынды.

16
май, 2005 ел
дүшәмбе
16 майда Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең ТР Язучылар берлеге рәисе Фоат Галимуллин белән очрашуында 27 майга билгеләнгән чираттагы язучылар съезды алдыннан республиканың язучылар берлеген борчыган мәсьәләләр буенча фикер алышынды.

13
май, 2005 ел
җомга
13 майда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Халыкара ат-спорт комплексы төзелеше белән танышты. Яңа объект төзелеше өчен РФ авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, ТР Премьер-министры урынбасары- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков җаваплы.
Н.Н.Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәгенең Идел буе филиалы Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Клиник онкология диспансеры базасында быел ук оештырылачак. Әлеге мәсьәлә буенча катгый карар бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән әлеге үзәкнең директоры Михаил Давыдов очрашуы барышында кабул ителде

11
май, 2005 ел
чәршәмбе
11 майда “Перекресток” сәүдә йортының йөзенче шул ук исемдәге Казанда беренче гипермаркеты ачылды. Традицион кызыл тасма урынына куелган озынча алсу тортны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, “Перекресток” компанияләре төркеме президенты Олег Сысуев һәм Казан мэры Камил Исхаков кисте.

5
май, 2005 ел
пәнҗешәмбе
5 май көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Сынлы сәнгать музеенда республиканың бердәнбер СССР халык рәссамы Харис Якубовның күргәзмәсендә булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан оста күргәзмәсен Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлаган, күргәзмәдә тәкъдим ителгән 300дән артык эшнең күбесе сугыш темасына багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International