ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2005 ел
сишәмбе
Бүген Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФдә Нидерланд Корольлегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Тиддо Питер Хофстее очрашуы вакытында Татарстан һәм Нидерланд арасында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре һәм сәүдә әйләнешен арттыру турында фикер алышынды.
Кичә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, "Алтын Апполон" бүләге иясе Илһам Шакировка 70 яшь тулу уңаеннан, юбилей кичәсе булды. Анда Татарстан Президентны Минтимер Шәймиев катнашты һәм җырчыны олуг юбилее белән котлады.

7
февраль, 2005 ел
дүшәмбе
Бүген республика Президенты Минтимер Шәймиевнең Швеция Корольлегенең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Юхан Муландер әфәнде белән очрашуында Татарстан һәм Швециянең мәдәни һәм икътисади хезмәттәшлеге үсеше турында фикер алышынды.

6
февраль, 2005 ел
якшәмбе
5 февраль 2005. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Архангельск өлкәсе хакимияте башлыгы Николай Киселев җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов һ.б. катнашты.

5
февраль, 2005 ел
шимбә
5 февраль 2005. Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ут күршебез - Киров өлкәсе губернаторы Николай Шаклеин белән очрашты. Әлеге очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы вице-спикеры, Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов та катнашты.

31
гыйнвар, 2005 ел
дүшәмбе
Татарстан башкаласы Казанда туплы хоккей буенча егерме бишенче дөнья чемпионаты старт алды. Дөнья чемпионатын рәсми рәвештә ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Халыкара туплы хоккей федерациясе президенты Альберт Поморцев, Россиянең физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык җитәкчесе Вячеслав Фетисов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев туплы хоккей буенча Халыкара федерациясе президенты һәм Россиянең туплы хоккей федерациясе президенты Альберт Поморцевны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Марат Барыев та катнашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Марат Сафинны Австралиядә узган теннис буенча ачык чемпионатта җиңүе белән тәбрик итте: "Авыр һәм намуслы көрәштә Сез зур спорт осталыгын һәм көрәшче холкын күрсәттегез. Татарстанлылар Сезнең уңышыгыз турындагы хәбәрне зур шатлык белән кабул итте. Республика халкы исеменнән сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим. Теннис кортында да, көндәлек тормышта да уңышлар юлдаш булсын", - диелә Президентның котлау телеграммасында.

27
гыйнвар, 2005 ел
пәнҗешәмбе
27 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты каршындагы Геральдика совет рәисе – РФ дәүләт герольдмейстеры Георгий Вилинбахов белән очрашты. Президентка Татарстан Республикасы дәүләт билгеләрен Россия Федерациясенең Дәүләт геральдик реестрына кертү турында таныклык тапшырылды: ТР Гербы реестрда – 377 саны, ә ТР Флагы 378 саны астында теркәлгән.

21
гыйнвар, 2005 ел
җомга
20 гыйнварда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәриф улы Шәймиевкә 68 яшь тула. Ул республикабызда гына түгел, бөтен Россиядә оста сәясәтче, демократ, үз фикерендә нык торучы кеше буларак билгеле шәхес. "Intertat.ru" республика электрон газетасы коллективы Илбашын гомер бәйрәме белән кайнар котлый, сәламәтлек, гаилә бәхете, озын гомер һәм алга таба да республика рулен шулай ышанычлы тотуын теләп кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International