ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2004 ел
җомга
Бүген "Баскет-холда" "Бердәм Россия" яшьләр оешмасының Татарстандагы бүлекчәсе "Киләчәккә юл ярып" дигән Татарстанның яшьләр форумын уздырды. Анда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты. Әйтергә кирәк, бүген җиде меңлек "Баскет-хол" шыгрым тулы иде һәм ул яшьләр тавышыннан яңгырап торды. Төп девиз: "Без бүген бергә" - "Мы сегодня вместе". Бирегә Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Мамадыш, Лениногорск, Бөгелмә яшьләре, шулай ук Казандагы барлык югары уку йортлары студентлары вәкилләре, мәктәп укучылары килгән иде. Һәркайсының кулында я Татарстан, я Россия, я тагын нинди булса да әләм.

4
март, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Бүген ТР Президенты Минтимер Шәймиев Кремльдә Аурупаның омбудсман институтының башкаручы директоры Николаус Шверцлер белән очрашты. Агымдагы елның октябрендә Казанда Аурупа омбудсман (омбудсман - төрле милләттәге, диндәге халыкларның хокукларын үтәлешен контрольдә тоту өчен махсус сайланган кеше) конференциясе уздырылачак. Бүгенге очрашуда да сүз шул хакта барды.

3
март, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Чаллы шәһәренә килде. Эш визитын Президент "РАССТАЛ" Ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү базасы белән танышудан башлады. Әлеге корпорация алюминийдән сәүдә җиһазлары, машина төзелеше предприятиеләре өчен эшләнмәләр, төрле конструкцияләрне җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә.

1
март, 2004 ел
дүшәмбе
28 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Биектау районы Халык депутатларының XXIII нче сессиясендә катнашты. Сессиягә кадәр Президент районның "ГранТаш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә булды. Билгеле булганча, "ГранТаш" узган елның гыйнвар аенда гына ачылган иде. Завод җаваплылыгы чикләнгән "НУР-1" предприятиесенең бүлекчәсе. "ГранТаш"та гранит, мәрмәр, доломит кебек табигый ташларны эшкәртү һәм алардан югары сыйфатлы тышлыклар һәм архитектур әйберләр җитештерелә.

27
февраль, 2004 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бу атнада Казанга килгән бер төркем чит ил журналистларын кабул итте. Алар арасында Чехия, Испания, Финляндия, Словения һәм Швеция, телерадиокомпанияләре, телеграф агентлыклары һәм газетлары корреспондентлары бар иде. Очрашуда шулай ук Татарстан Президентының халыкара эшләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов белән ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Айрат Зарипов та катнашты.

26
февраль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме беренче пленар сессиясе үз эшен дәвам итә. Әлеге пленар сессия утырышы Татарстан Дәүләт Советының икенче чакырылыш депутатлары өчен соңгысы булачак. Сессиядән соң күпчелек депутатлар 14 мартта үтәчәк яңа чакырылыш депутатлары кәнәфиен бүлешергә әзерләнә башлаячак. Ә менә сайлаулар турындагы яңа законнар нигезендә депутат итеп сайланырга хокукы булмаганнар (сүз, беренче чиратта, район хакимиятләре башлыклары хакында бара) моннан соң үз эшләренә күбрәк игътибар итү мөмкинлеге алачак.

25
февраль, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген Татарстанның Саба районында республикада 2003 елда авыл хуҗалыгы тармагының икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2004 елда аграр сәнәгать комплексының үсеш юнәлешләре һәм стратегияләре мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә уза. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Министлар Кабинеты белгечләре һәм район хакимияте башлыклары, эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы тармагына инвестицияләр җәлеп иткән оешма вәкилләре катнаша.

20
февраль, 2004 ел
җомга
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тукай районы Калмия авылы урта мәктәбен ачу тантанасында катнашты. Белем йортын ачу бәйрәмендә шулай ук Тукай районы хакимияте башлыгы Таһир Хөрмәтуллин, Чаллы шәһәре хакимияте башлыгы Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советының даими комиссиясе әгъзасы, 43 нче округ депутаты Азат Хамаев, ТР мәгариф министры урынбасары Вера Боговарова катнашты.

19
февраль, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Алабугага эш визиты дәвам итә. Визитның максаты - биш ел элек булдырылган "Алабуга" икътисади зонасында урнашкан сәнәгать предприятиеләренең эшчәнлеге белән танышу, биш ел эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау, фикерләр белән уртаклашу, булган проектларны тормышка ашыру һәм яңа проектлар турында сөйләшү иде. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, Икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Похомов, "Түбән Кама нефтехим" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоы Владимир Бусыгин, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов катнашты.
Татар әдәбияты авыр югалту кичерә. Озакка сузылган каты авырудан соң, 18 февральдә 76 нчы яшендә Татарстанның халык язучысы, тарихчы-галим Нурихан Фәттахның тынгысыз йөрәге тибүдән туктады. Нурихан Фәттах белән хушлашу җыены 19 февраль көнне 11.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International