ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2004 ел
дүшәмбе
19 апрель көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Россия Федерациясенең Үзбәкстандагы Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Фәрит Мөхәммәтшинны кабул итте. "Без Татарстан Президенты белән ике республика арасында сәүдә һәм икътисади элемтәләрне активлаштыру турында сөйләштек, - диде Ф.Мөхәммәтшин соңрак журналистлар белән очрашуда. - Моннан берничә ел элек Үзбәкстан белән Татарстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Үткән ел ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның Ташкентка визиты вакытында үзара мөнәсәбәтләрне үстерү буенча килешкәнлеккә ирештек".

26
март, 2004 ел
җомга
25 март көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында Казан шәһәре халык депутатлары советының 19нчы сессия утырышы узды. Шулай ук, утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Равил Муратов һәм башка дәүләт идарәләре вәкилләре дә катнашты. Cессия утырышында каралган төп сорау 2003 елда Казан шәһәре администрациясе эшчәнлегенең эш хисабына бәйле иде. Хисапны Казан шәһәре администрациясе башлыгы Камил Исхаков тотты.
26 чы мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары үз эшен башлады.
Утырышның төп процедураларыннан берсе Дәүләт Советының яңа рәисен, Дәүләт Советы комителарының җитәкчеләрен сайлауга багышланды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Дәүләт Советына юлламасы белән чыгыш ясады.

22
март, 2004 ел
дүшәмбе
22 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Швеция Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Вәкиле Свен Хирдман һәм аның тормыш иптәше Мaрианн Хирдманны кабул итте. Очрашуда шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча Дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов катнашты.
Татарстанда ИКЕА швед ширкәтенең Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан читтәге, Россиядәге масштаблы региональ программасының башлангычы булган, беренче проекты - ИКЕА Казан кибете ачылды. Рәсми рәшветә кибетне ачуда ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Казан шәһәре мэры Камил Исхаков, ИКЕА ширкәтен коручы Ингвар Кампрад, Швециянең Россиядәге илчесе Свен Хирдман бар иде.

16
март, 2004 ел
сишәмбе
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев журналистлар белән матбугат очрашуы үткәрде. Илбашы кичә үткән Россия Президенты һәм республикабыз Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары нәтиҗәләре белән таныштырды. Очрашу башында Президент 14 март көнне сайлауларга килеп, актив гражданлык позицияләрен күрсәткән республика сайлаучыларына рәхмәтен белдерде. Шулай ук Минтимер Шәймиев сайлауларны әзерләүдә, оешкан төстә үткәрүдә зур көч куйган сайлау комиссияләре әгъзалары, хакимият органнары аерым мактау сүзләренә лаек дип саный, ул, аларга да зур рәхмәт белдерәсе килә диде.

12
март, 2004 ел
җомга
Россия Федерациясе Президентын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау алдыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев бүген республика гражданнарына телевидение аша мөрәҗәгать итте.
Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан дәүләт университеты төп бинасының Көнчыгыш канатын ачу тантанасында катнашты. В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты - Россиядә иң зур, иң өлкән мәдәни һәм фәнни үзәкләрнең берсе. Университет тарихы бик күп күренекле шәхесләр, галимнәр исеме, зур ачышлар белән бәйле. Аның факультетлары һәм бүлекләре җирлегендә Казандагы бик күп югары уку йортларына нигез салынган. Бүгенге көндә университетта 1100 мөгаллим эшли, 13 меңнән артык студент 40 белгечлек буенча белем ала.

11
март, 2004 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казан кремлендәге Сараенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың күренекле фән, мәдәният, сәнгать, сәнәгать һәм икътисад эшлеклеләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләү тантанасына килүчеләргә республиканың социаль-иктисади үсешенә зур өлеш кертүләре өчен Президент зур рәхмәтен белдерде. Шулай ук аларны республиканың бүгенге көндәге төп сәяси-икътисади үсеш юнәлешләре белән таныштырды.

8
март, 2004 ел
дүшәмбе
Кадерле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән күркәм яз бәйрәме — Халыкара хатын—кызлар көне 8 Март белән тәбрик итәм!
Балаларыгызга, ирләрегезгә, туган—тумачаларыгызга һәм якыннарыгызга җан җылысы биреп, сөю—назларыгызны кызганмыйча, сез, мәрхәмәтле кояш кебек, тормышыбызга ямь һәм тәм өстисез, гаиләләребезгә бәрәкәт китерәсез, рухыбызны сафландырасыз. Борын—борынгыдан хатын—кызны хисчәнлек, назлылык һәм рәхим—шәфкать кебек матур сыйфатлар бизи. Яңа туган сабыйның беренче карашы нәкъ менә сезнең күзләрдә чагыла. Бала ана сөтеннән яшәү көче ала. Ул сезнең йомшак кулларыгызга тотынып үзенең тәүге адымнарын ясый. Сез орынган һәр нәрсә илаһи төсмер ала, сез тудырган һәр нәрсәдә эчке аһәң бар һәм тирән рухи мәгънә ята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International