ЯҢАЛЫКЛАР


24
май, 2004 ел
дүшәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Каравон" рус фольклор бәйрәме уңаеннан татарстанлыларга котлауларын җиткерде: "Элек-электән, язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң Лаеш районының Никольское авылына бөтен тирә-яктан кунаклар җыелган, кешеләр әйлән-бәйлән-каравоннарда әйләнгән. Бүгенге бәйрәмнең дә исеме шул каравоннардан киткән. Фольклорчы галимнәребез һәм җыр-бию сәнгате энтузиастлары тырышлыгы белән өзелгән традиция күптән түгел яңадан аякка басты. "Каравон" - гадәти авыл утырмаларыннан төбәкара дәрәҗәдәге рус фольклор фестиваленә күтәрелде."

19
май, 2004 ел
чәршәмбе
19 май көнне Бауман урамында Матбугат көненә багышланган "Гаммәви мәгълүмат чараларының урамы" дигән бәйрәм оештырылды. "ГМЧ урамы"нда Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, әле генә башкалабызга килгән кунак Ярославль өлкәсе губернаторы Анатолий Лисицын, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади багланышлар министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре башлыгы Камил Исхаков, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов һәм башкалар булды. Беренче булып аларны "Сөембикә" журналы сәламләде.

18
май, 2004 ел
сишәмбе
18 мая Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт, эшмәкәрлек һәм туризм комитеты рәисе Валерий Драгановны кабул итте. Билгеле булганча, бүген Казанда "Техник җайлау - милли мәнфәгатьләр һәм халыкара тәҗрибә" исемле халыкара конференция башланды. Валерий Драганов Татарстан Хөкүмәте чакыруы буенча шушы конференциядә катнаша.

17
май, 2004 ел
дүшәмбе
15 май көнне башкалада "Татэнерго" ачык акционерлык җәмгыятенең яңа эш бинасы сафка басты. Республиканың энергетика системасы идарәсе коллективы өчен әлеге күренекле тантанада Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Премьер министры урынбасары - икътисад һәм сәнәгать министры Алексей Пахомов, Парламент вәкилләре, шәһәр хакимиятләре башлыклары катнашты.

14
май, 2004 ел
җомга
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев эшлекле сәфәр белән республиканың Чистай районына китте. Көнне Илбашы "Чистай-220" станция ярдәмчесен ачу тантанасында катнашты. Әлеге станция ярдәмчесе Кама аръягы төбәгендә нефть табу объектларын электр белән тәэмин итүгә билгеләнгән. Шул ук вакытта ул республиканың җиде районын - Алексеевский, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс һәм Чистайны электр белән тәэмин итүдә төп станцияләрнең берсе булачак. "Чистай-220" бөтен Кама аръягын электр белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

13
май, 2004 ел
пәнҗешәмбе
13 май көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты матбугат конференциясе үткәрде. Журналистлар белән очрашу Минтимер Шәймиевнең кичә Россия Президенты Владимир Путин һәм Премьер-министры Михаил Фрадков белән күрешеп сөйләшү нәтиҗәләренә багышланды. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, Россия җитәкчеләре белән очрашуда реаль мәсьәләләр күтәрелгән. Сүз иң элек Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек чараларына кагылган. Вакытның аз калып баруын исәпкә алып, сөйләшүдә бәйрәмгә кадәр башкарылырга тиешле эшләрне финанслау мәсьәләсен тикшерелгән.

8
май, 2004 ел
шимбә
Кадерле ветераннар!
Хөрмәтле Татарстан Республикасы гражданнары!
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезне күпмилләтле халкыбызның мәңге онытылмас данлы бәйрәме — Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән чын күңелдән тәбрик итәм! Явыз дошман белән көрәшкән каһарманнарга да, фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан тыл батырларына да, әлеге олы фаҗига хакында ерак тарих битләре аша гына белгән яңа буыннар өчен дә бу иң гадел, иң мөкатдәс һәм иң кадерле бәйрәм.

6
май, 2004 ел
пәнҗешәмбе
7 май көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инаугурациясендә катнашыр өчен Мәскәүгә китә. Инаугурациягә шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әкзам Гобәйдуллин да чакырылган. Ул Россия Федерациясе Президенты сайлаулары буенча төбәк штабы җитәкчесе булган иде. Владимир Путинның Россия Президенты вазыйфаларын рәсми рәвештә кабул итеп алу тантанасы 7 майда Зур Кремль сараенда үтәчәк.

28
апрель, 2004 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутатлары икенче утырышын уздырды. Пленар сессия көн тәртибенә барлыгы 45 мәсьәлә кертелгән иде. Көн тәртибен тикшерү барышында коммунистлар вәкиле Роберт Садыйков депутатларга Гыйрактагы хәлләргә мөнәсәбәтле Россия Президенты һәм Хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләргә дигән тәкъдим белән чыкты. Әмма Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев әлеге мәсьәлә буенча Россия җитәкчесе һәм Хөкүмәте үз позицияләрен инде күптән белдерделәр дип искә төшерде. Шуңа күрә тәкъдим кире кагылды.
28 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Федераль Җыены вәкилләрен кабул итте. Татарстан Президенты депутатларны актив эшчәнлек башлап җибәрүләре белән котлады. "Халыкның ышанычын акларга җиңел булмаячак. Шуңа күрә конструктив эш тәртибен төзү мөһим. Сезнең дә республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга кагылышлы мөһим мәсьәләләргә карата теләк-тәкъдимнәрегез бардыр. Безнең бүгенге очрашудан эш кимемәс, киресенчә артыр гына, уртак эшләү кирәк", - диде Минтимер Шәймиев сөйләшү башында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International