ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2004 ел
чәршәмбе
Бүген "Мираж" кунакханәсенең конференцияләр залында "Лев Гумилев фәнни мирасында евраазиячелек идеяләре" дигән Халыкара фәнни конференция үз эшен башлап җибәрде.
Аның ачылышында Татарстан республикасы Президенты Минтимер Шәймиев һәм Казахстан республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев катнаштылар. Шулай ук атаклы галим-энциклопедист, этнологияне өйрәнгән Лев Гумилевны искә алу конференциясенә Россиянең, Казахстанның, Татарстанның билгеле галим-тюркологлары, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре җыелган иде.

29
июнь, 2004 ел
сишәмбе
29-нчы июньдә 18:35 минутта Казанга Казахстан Республикасы Президенты Нурсолтан Назарбаев килде. Дәрәҗәле кунакны ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

28
июнь, 2004 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев иң популяр спорт төрләренең берсе - хоккейга багышланган киңәшмә үткәрде. Анда республикабызның югары җитәкчелеге - Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты, киңәшмәгә шулай ук Татарстан Республикасының яшьләр эшләребуенча һәм спорт министры Марат Бариев, Казан шәһәре хакимияте башлыгы Камил Исхаков, республикабызның эре шәһәрләре хакимият башлыклары, ТР хоккей федерациясе әгъзалары чакырылган иде.

19
июнь, 2004 ел
шимбә
19 июньдә Казан Идел буе районының Мирный бистәсе янындагы каенлыкта Сабантуй узды. Идел буе районы халкына кунакка Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Владимир Аверченко, Казан хакимияте башлыгы Камил Исхаков республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, чит ил кунаклары килгән иде.

17
июнь, 2004 ел
пәнҗешәмбе
15 июнь көнне Ислам конференциясе оешмасының Истанбулда үткән чираттагы утырышында Төркия вәкиле Экмеледдин Ихсаноглу әлеге оешманың Генераль сәркатибе итеп сайланды.
Минтимер Шәймиев Ихсаноглу әфәндене Татарстанда кунак булырга һәм 30 июнь көнне Казанда үтәчәк "Л.Н.Гумелевның фәнни мирасында евразиялек идеяләре" темасына багышланган Халыкара фәнни конференциядә катнашырга чакырды.
17 июньдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә Ауразия Бөтендөнья мирасы шәһәрләренең беренче конференциясе тантаналы рәвештә ачылып үз эшен башлап җибәрде. Ачылышта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тә катнашты.
Конференциягә дип дөньяның 30 иленнән, 85 шәһәреннән, гомумән 500гә якын кеше җыелды. Алар арасында Әзербәйҗаннан, Әфганстаннан, Бангладештан, Венгриядән, Грециядән, Мисырдан, Һиндстаннан, Индонезиядән, Ираннан, Казакъстаннан, Камбоджидан, Канададан, Кытайдан, Согуд Гәрабъстаныннан, Кыргызстаннан, Латвиядән, Мексикадан, Нипаладан, Пакыстаннан, Таиландтан, Төркиядән, Үзбәкстаннан һәм Япониядән килгән вәкилләр бар.

7
июнь, 2004 ел
дүшәмбе
7 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Хисап палатасы рәисе Сергей Степашинны кабул итте.
Россиянең Хисап палатасы рәисе бүген республиканың Дәүләт Советы утырышында Татарстанның Хисап палатасын булдыру турындагы законга кул кую вакыйгасында катнашачак.

4
июнь, 2004 ел
җомга
Хөрмәтле татарстанлылар!
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне халкыбызның традицион милли бәйрәме Сабан туе белән тәбрик итәм!

31
май, 2004 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев төштән соң республика районнары буенча эшлекле сәфәрен Алексеевск районында дәвам итте. Алекссевск - авыл хуҗалыгына инвесторлар җәлеп иткән районнарның берсе. Биредә барлыгы 25 авыл хуҗалыгы исәпләнә. Аларның 108 мең гектар чәчү мәйданы бар. Күбесенә "Татфондбанк" акционерлык инвестиция коммерция банкы ААҖ, "Камазернопродукт" ААҖ, "Тетра-инвест" ҖЧҖ, "Татарстан сөте" ААҖ инвестицияләре җәлеп ителгән.

25
май, 2004 ел
сишәмбе
Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев физика-математика фәннәре докторы, профессор Юрий Петрушенконы кабул итте. Галим РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы белән агымдагы елның 20 маенда Казан дәүләт энергетика университеты ректоры вазыйфасына билгеләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International