ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

Татарстанның коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсен Россиянең башка төбәкләренә дә кулланырга тәкъдим итәләр. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Коррупциягә каршы көрәш эшен җайга салу комиссиясе утырышында белдерде.

Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узган утырышта ТР Дәүләт Киңәчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР дәүләт хакимиятие органнары җитәкчеләре, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты вәкилләре, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләре катнашты. 


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Казанда С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында 8 март халыкара хатын-кызлар көненә һәм “Ел хатын-кызы. Ел ир кешесе: хатын-кыз карашы” республика конкурсына нәтиҗә ясауга багышланган тантаналы очрашу узды.

Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанның “Корстон” мәйданчыгында ВТБ24 банкы җитәкчеләре һәм төбәк идарәчеләре киңәшмәсе дәвам итте. ВТБ24 банкы идарәсе рәисе Михаил Задорнов үтенече буенча бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Татарстан Республикасы: төп казанышлар, өстенлекле максатлар” темасына чыгыш ясады.


25
февраль, 2017 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның хатыны Наина Ельцина һәм кызы Татьяна Юмашева белән очрашты.

Алар Казанга традицион “Ельцин кубогы 2017” халыкара теннис турниры ярышларын карарга килделәр.

Очрашуда үзенең хатыны белән Казан мэры Илсур Метшин,  Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев, “Б.Н. Ельцинның президент үзәге” фондының идарә әгьзасы, РФ Президентының элеккеге киңәшчесе Владимир Шевченко, Валентин Юмашев катнашты.


22
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.

Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе М.Ш. Шәймиев тә катнашты.


17
февраль, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының 20 еллыгы һәм аның директоры ТР ФАнең вице-президенты һәм академигы, тарих фәннәре докторы, танылган сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Рафаил Хәкимовка 70 яшь тулуга багышланган утырыш узды.

Институтның һәм аның җитәкчесенең юбилеена Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар килгән иде.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме бишенче утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, төрле ведомстволар һәм министрлык вәкилләре катнашты.

Утырышны парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.


13
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Иске Татар бистәсе территориясендә урнашкан тарихи һәм мәдәни мирас объектлары белән танышты.

Искәртәбез, Вячеслав Володин Татарстан Республикасына кыска вакытлы эш сәфәре белән килде.

Иске Татар бистәсе – Казан үзәгендә урнашкан тарихи урыннарының берсе. Бистәнең архитектура ансамбле элеккеге татар сәнәгатьчеләре, сәүдәгәрләре, руханилары йортларыннан гыйбарәт (Нариманов, Каюм Насыйри, ГабдуллаТукай урамнары).


10
февраль, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия гуманитар һәм социаль фәннәр академиясе һәм Россия юридик фәннәр академиясе академигы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, К(П)ФУның атказанган профессоры, Татарстанның атказанган юристы, юридик фәннәр докторы, К(П)ФУ юридик факультетының конституцион һәм административ кафедрасы профессоры Борис Железновка “Татарстан Республикасы алдындагы фидакарь хезмәт өчен” орденын тапшырды. Бүләк академикның 90 яшьлеге уңаеннан булган тантанада тапшырылды.


8
февраль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Профсоюзларның гомуми конфедерациясе генераль секретаре Владимир Щербаков белән очрашты. Бу халыкара оешма БДБ илләренең профсоюзларын берләштерә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International