Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме икенче утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Татарлар һәм Татарстан тарихы буенча 100 китап» күргәзмәсен карады.
Күргәзмә татар халкы тарихы музеенда ачылды һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендге Тарих институтының 20 еллыгына багышланган иде.
Күргәзмә турында кыскача гына Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, Ш. Мәрҗани ис. Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов сөйләде.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының (ИХО) элеккеге генераль секретаре, Төркия парламенты депутаты Әкъмәледдин Ихсан углы белән очрашты.
Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне җайга салу комиссиясенә көнкүреш өлкәсендә коррупция күренешләренә каршы көрәш мәсьәләсенә кире кайтырга туры килде. Бүген комиссия утырышы Казан Кремленең Вәкиллек корпусында узды. Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте.
Утырыш эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Прокуратура вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, Татарстан Республикасы районнары башлыклары катнашты.
Бүген Әлмәттә “Нефтьче” мәдәният йортында Татарстан Республикасының кече нефть компанияләренең 100 миллион тонна нефть чыгаруларына багышланган тантаналы чара узды.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “Нефтеконсорциум”ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев һәм башкалар катнашты.
Бүген Казан Кремленең Вәкиллек корпусында Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының 25 еллыгына багышланган танталы чара уздырылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты.
Бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Изге Ана иконасы соборын яңадан торгызу урынында “Евростройхолдинг+” ҖЧҖ төзүчеләре эшен шулай бәяләде. Ул бүген төзелеш мәйданчыгында күчмә киңәшмә уздырды.
Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе комплексы төзелеше белән танышты. Аны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Яңарыш” республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров озата йөрде.
Эшнең барышы турында “Татинвестгражданпроект” ДУП генераль директоры Гадел Хөснетдинов һәм подрядчы оешма җитәкчесе – “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов сөйләде.
Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше белән танышу максатыннан, эш сәфәре белән Болгарга килде. Аның белән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең, ТР мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров та бар иде.
Иң элек Минтимер Шәймиев 200 сумлык акчада Казан сурәте төшерелгән зурайтылган үрнәкне тоткан яшьләр һәм төзүчеләр янында фотога төште. Дәүләт Киңәшчесе яңа кәгазь акча банкнотларында сурәтләнәчәк шәһәр өчен бүген Интернет челтәрендә тавыш бирү төгәлләнүен искәртте. Акчалар тышлыгында Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәген әйтик. Моңа берничә шәһәр дәгъва кыла, шул исәптән Казан да.