Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең дәүләт бүләге – Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеменә лаек булды.
Бүген Татарстан халыкларының III съездында Рамазан Абдулатипов Минтимер Шәймиевкә Дагыстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында икътисади һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә, дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга керткән зур өлеше өчен “Дагыстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденын тапшырды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Казанда ачылган Татарстан халыкларының III съездында чыгыш ясады.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Дагыстан Республикасы башлыгы Рамазан Абдулатипов белән очрашты.
Рамазан Абдулатипов Казанга, бүген “Корстон”да ачылачак, Татарстан халыкларының III съездында катнашу өчен килде.
Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы узды.
Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Утырышны ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, республика "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев "Бердәм Россия" партиясенең Югары Советы рәисе Борис Грызлов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлегендә Сәяси совет секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме алтынчы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Көн үзәгендәге төп мәсьәлә 2016 ел өчен Татарстан Республикасы хакимияте башкарма органнары эшчәнлеге турында хисап каралды. Бу мәсьәлә буенча төп докладны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков ясады.
Бүген Казан Кремлендә “Яңарыш” республика фондының Попечительлек һәм Административ советлары утырышы узды.
Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев уздырды.
Утырышта Россия Чит ил эшләре министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча вәкиле Элеонора Митрофанова, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, Попечительлек советы әгъзалары, Татарстанның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе вәкилләре һ.б. катнашты.
Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарда күчмә киңәшмә уздырды.
Анда “Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Сергей Тюнев катнашты.