Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе белән берлектә “Казан-Арена” стадионында III Республика ифтарын – Рамазан аенда авыз ачу ашын уздырды. “Казан-Арена” стадионында 5 меңгә якын кеше җыелды. Гадәттәгечә ифтарга күп балалы һәм аз милекле гаиләләр, инвалидлар, ятим балалар чакырылды. III Республика ифтарында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Самигуллин, Дагыстан, Чечня, Мәскәү һәм Россиянең башка берничә регионы мөселман руханилары вәкилләре, мөселман илләренең генконсуллары, милли республикаларның вәкаләтле вәкилләре, сәяси һәм иҗтимагый эшлеклеләр катнашты.
Бүген ТР Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды.
Чара Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.