ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2015 ел
якшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны рәсми төстә кабул итүгә 922 елга багышланган "Изге Болгар жыены"н бәйрәм итүдә катнашты. Чара Борынгы Болгар шәһәре территориясендә узды. Быел бәйрәмгә Россияненең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән 30 меңнән артык кунак килгән. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Россия Югары мөфтие Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәге рәисе мөфти Исмәгыйль хаҗи Бердиев һәм башкалар катнашты.

Бүген Болгарда “Изге Болгар җыены”ның тантаналы ачылышында ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокованың шушы билгеле вакыйга уңаеннан котлавы укылды.

Бүген Болгарда “Ак мәчет” комплексында “Изге Болгар җыены” бәйрәме кысаларында “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” имзаланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия үзәкләштерелгән дини оешмалар башлыклары катнашты.

Бүген Болгарда “Ак мәчет” комплексында “Изге Болгар җыены” бәйрәме кысаларында “Россия мөселманнарының социаль доктринасы” имзаланды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Россия үзәкләштерелгән дини оешмалар башлыклары катнашты. 


11
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе бүген Казан Кремлендә Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия белән очрашты.
Абхазия делегациясе Казанга бүген килде.

10
июнь, 2015 ел
чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының сигезенче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.


8
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Орел өлкәсе губернаторы Вадим Потомский белән очрашты.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев кунакны “Мәдәни мирас: борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге” мәдәни-тарихи проекты һәм “Яңарыш” фондының эшчәнлеге белән таныштырды.

5
июнь, 2015 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Фикрәт Табиев белән хушлашу чарасында катнашты.

Фикрәт Табиев совет гаскәрләренең чикләнгән континенты Әфганстанда булган елларда бу илдә СССР илчесе булып эшләгән. Моңарчы ул КПСС обкомының беренче секретаре вазыйфасында 19 ел буена Татарстанга җитәкчелек иткән.


1
июнь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.

30
май, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта «Парламентаризм үсешенә керткән өлеше өчен» мактаулы тамгасы беренче мәртәбә тапшырылды.

Беренче бүләкләрне Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, шулай ук җәмәгать эшлеклеләре Индус Таһиров, Валентина Липужина һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International