Барлык чакырылышлар Татарстан Республикасы депутатларының һәм җәмәгатьчелегенең Татарстанның хәзерге заман тарихында парламентаризмны торгызуның 25 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы бүген Казанда Салих Сәйдәш исемендәге Зур концерт залында узды.
Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, XII чакырылыш Татарстан Республикасы Югары Советы депутатлары һәм аларның тарихи дәвамчылары – республика Дәүләт Советының барлык биш чакырылышы депутатлары катнашты.
Шулар арасында 700 кунак – Россия регионнары парламентлары җитәкчеләре, Россия Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, кайбер чит илләр парламентлары вәкилләре.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Тантана Казанда М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары әгъзалары катнашты.
Татарстан Республикасы Иминлек советының чираттагы утырышын бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш Казан Кремлендә үтте, анда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Иминлек советы секретаре Айрат Шәфигуллин катнаштылар.