ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2015 ел
сишәмбе

Кичә Казанда ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының 20 еллыгына багышланган тантаналы чара булды. Анда ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, республиканың төзелеш комплексы вәкилләре катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең Федераль таможня хезмәте җитәкчесе Андрей Бельянинов белән очрашты.

27
апрель, 2015 ел
дүшәмбе

Яңа кунакханә комплексын төзү борынгы Болгар шәһәрен туристлар өчен тагын да күркәм итәчәк . Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Болгар шәһәрендә яңа кунакханә комлпексы төзелешен башлап җибәрүгә багышланган тантаналы чарада белдерде. Чарада шулай ук ТРДәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов, “Таиф” генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.


2
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Ингушетия Республикасы башлыгы Юныс-Бәк Евкуровка Назрань урамнарының берсенә аның исемен бирүләре өчен рәхмәт белдерде.
Бүген, Ингушетиядә Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре кысаларында, Минтимер Шәймиев исемендә урамның ачылышы Назрань халкы өчен зур шәһәр бәйрәменә һәм күңелле вакыйгага әйләнде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә күп санда Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни ядкәрләрен яңадан торгызу Республика фондының 5-еллыгы уңаеннан котлаулар килде.


25
март, 2015 ел
чәршәмбе

“Ел хәйриячесе” республика конкурсының 8 еллык тарихы дәвамында 22 миллиард сум акча җыеп булды. Бу хакта бүген вакытлыча Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов “Ел хәйриячесе 2014” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде. Чара Казанда “Корстон” КСКК мәйданчыгында үткәрелде. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөек Ватан сугышы ветераны Нәҗип Галимәрдәнов белән очрашты.

Минтимер Шәймиев 87 яшьлек ветеранны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлады һәм аңа “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасының биш еллыгына багышланган тантанада катнашты. Чара В. И. Качалов исемендәге Казан академик рус зур драма театрында узды. Анда шулай ук «Яңарыш» республика фондының Попечительләр Советы рәисе – Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры Татьяна Ларионова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль районнары башлыклары һәм башкалар катнашты.


20
март, 2015 ел
җомга

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылган кунаклар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International