Казанда Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасы узды
Су спорт төрләре буенча FINA дөнья чемпионатын ябу тантанасы «Татнефть Арена» боз спорты сараенда узды. Казан тагын бер тапкыр теләсә нинди киңкүләм чараларны уздырырга сәләтле булуын исбатлады - бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионатын ябу тантанасында чыгыш ясап, шулай дип белдерде.
"Олы спорт бәйрәме тәмамланып килә. Сез аны бик мавыктыргыч, онытылмаслык итүгә ирештегез. Спортчыларга гадел ярышулары, яңа рекордлар куйганнары өчен, тренерларга призерларны һәм чемпионнар әзерләгәннәре өчен рәхмәт", - дип мөрәҗәгать итте Россия Хөкүмәте Рәисе.
Бүген Казансу елгасында 2015 елгы Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионатының хай-дайвинг буенча финал ярышлары узды. Хай-дайверлар Казансу ярында корылган 27 метрлы каланчадан сикерүләрдә медальләр өчен көрәштеләр.
Ярышларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Халыкара йөзү федерациясе (FINA) президенты Хулио Маглионе, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башка рәсми затлар карады.
Бүген Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда Су спорт төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу тантанасы узды. Чарада Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнаштылар. Алар янында FINA президенты Хулио Маглионе, РФ Президентының ИФО вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Милли олимпия комитетлары ассоциациясе президенты шәех Әхмәд Әл-Фәхәд Әл Сабах, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Россия Олимпия комитеты генераль секретаре Анастасия Давыдова һәм спорт федерацияләре башлыклары бар иде.