Бүген «Татнефть-арена»да Казан федераль университетының 210 еллык юбилеенә багышланган тантана узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Климов, Казан мэры Илсур Метшин, меңләгән студентлар һәм университет хезмәткәрләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Свияжск утрау-шәһәрлегендә булды. Эш сәфәрендә аңа ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президенты Аппараты башлыгы Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Зеленодольск районы хакимияте башлыгы Александр Тыгин юлдаш булды.
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр советы әгъзасы Минтимер Шәймиев һәм шахмат буенча уникенче дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Карпов классик шахмат буенча Россия чемпионатының ирләр һәм хатын-кызлар суперфиналлары уеннарын карадылар, беренче тур Казан Кремлендә урнашкан "Хәзинә" милли сәнгать галереясендә башланды.
Бүген Казанда "Чиста караш" республика яшьләр социаль экологик реклама ачык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Жюри эше нәтиҗәләре буенча видеоролик, кыска метражлы фильм, гаджетка төшерелгән видео, социаль плакат һәм фотоэшләр номинацияләре буенча 15 эш иң яхшысы дип табылган.
Бүген Казан ратушасында шахмат буенча ирләр арасында Россиянең 67 чемпионатының һәм хатын-кызлар арасында Россиянең 64 чемпионатының суперфиналлары ачылышы узды. Ярышлар 27 ноябрьдән 8 декабрьгә кадәр “Казан Кремле” территориясендә урнашкан “Хәзинә” музей-саклаулыгында булачак.
Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Хөкүмәте әгъзалары һәм чакырылган затлар катнашты.
ЮНЕСКО генераль директоры Ирина Бокова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кунакчыллыгы өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта Рөстәм Миңнеханов адресына җибәрелгән хатта хәбәр ителә. Ирина Бокова Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевка да рәхмәт белдерде.
Бүген "Казан Кремле" музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Барлык гасырлар нәтиҗәләре. Россиядә тарихилык чоры. 1820-1890 еллар" күргәзмәсе тантаналы рәвештә ачылды. Экспозициягә Дәүләт Эрмитажында сакланган әсәрләр кергән. Ачылыш тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы" ДБУ директоры Зилә Вәлиева, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль директоры Дюсен Касеинов катнашты.
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген Төркия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Умит Ярдым белән очрашты.
Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча зур эш алып барыла, әмма кайбер тармакларда булган проблемаларны хәл итү өчен эшлисе эшләр күп әле. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Коррупциягә каршы көрәш советы утырышында хәбәр итте. Совет эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты, утырыш видеоконференция режимында барлык муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашында уздырылды.