ЯҢАЛЫКЛАР


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Бүген Болгарның Ак мәчетендә Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.

Бәйрәм тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин һ.б. катнашты.

26
декабрь, 2014 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советының IX съезды эшендә катнашты.
Чара «Корстон» ДСКК мәйданчыгында узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, барлык муниципаль берәмлекләрдән делегатлар катнашты.


25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан хакимиятләре Татарстан Республикасы икътисадын үстерүдә республика предприятиеләренең әйдәүче җитәкчеләренә таяна һәм киләчәктә дә таянырга җыена. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Ел җитәкчесе” тантанасын уздырганда хәбәр итте. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатлары һәм Федерация Советы әгъзалары, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль органнарның территориаль идарәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр, пердприятиеләр җитәкчеләре, шул исәптән кече һәм урта бизнес предприятиеләре җитәкчеләре, эш бирүчеләр берләшмәләре, һөнәр берлекләре һәм бүтән иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре, фән һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.


24
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дүртенче утырышы дәвам итте. 26 ноябрьдә мәсьәләләрнең төп өлешен караганнан соң, Дәүләт Советы утырышында тәнәфес игълан ителде.
Сессия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары һәм чакырылганнар катнашты.


22
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительлек совете рәисе Минтимер Шәймиев Болгар цивилизациясе музееның ачык һавада төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясен булдыру турында киңәшмә уздырды.


20
декабрь, 2014 ел
шимбә

Бүген Казанда, ”Пирамида” комплексында “Татар җыры -2014” татар эстрада җырының XV халыкара юбилей фестивале узды. Анда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һ.б. рәсми затлар катнашты.


15
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Казанның “Корстон” комплексында “Татарстан мирасы” бренды презентацияләнде. Татарстан Хөкүмәте һәм “Апостол” Стартегик коммуникацияләр үзәге белән берлектә тормышка ашырылган проектны тәкъдим итү тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков һәм башка рәсми затлар катнашты.

Конфессиональара мөнәсәбәтләрнең уңай характеры Татарстанның конкурент өстенлеге булып тора, ә аны саклап калу - республика җитәкчелеге сәясәтенең приоритеты. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Милләтара һәм конфессиональара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның һәм Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча Координацион киңәшмәнең уртак утрышында хәбәр итте. Утырышта шулай ук Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ИФОда Россия Федерациясе Президенты вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр департаменты директоры Александр Журавский, министрлыклар һәм ведомстволар, федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, муниципалитетлар башлыклары катнашты.


11
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фонды Попичительләр советы утырышы узды. Утырышта Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТРның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңадан торгызу республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, башка министрлыклар җитәкчеләре, дин әһелләре, галимнәр һ.б. катнашты. Утырышны фондның Попечительләр советы рәисе, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев алып барды.


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, FIDE президентының Өлкән киңәшчесе, Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев исеменә Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжановтан, 27 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр Казанда узган шахмат буенча Россия чемпионатының суперфиналын уңышлы уздырган өчен рәхмәт хаты килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International