ЯҢАЛЫКЛАР


14
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бүген Казанда Мәдәният елы кысаларында “Зөянең тарихи-мәдәни мирасы” темасына Халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның пленар утырышында ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министр урынбасары - ТР ның РФ дәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры, ТР Дәүдәт Советы депутаты Татьяна Ларионова, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, РФ Мәдәният министрлыгының Мәдәни мирас өлкәсендә контроль, күзәтчелек һәм лицензияләү департаменты баш белгеч-эксперты Надежда Филатова, Казан һәм Татарстан митрополиясе идарәчесе митрополит Анастасий, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин алып барды.


11
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев исеменә Россия фәннәр академиясенең Себер бүлеге археология һәм этнография институты директоры Анатолий Деревянкодан рәхмәт хаты килде, анда ул Бөтенроссия археология съездының Казанда зур уңыш белән узуын, аның эшендә илнең күп төбәкләреннән 600дән артык галим катнашуын билгеләде.


10
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулуны билгеләп үттеләр.


7
ноябрь, 2014 ел
җомга

Россия фәннәр академиясенең Археология институты директоры, академик Николай Макаров, быел Казанда 20-25 октябрьдә узган IV (XX) Бөтенроссия археология съездын оештыру комитеты һәм анда катнашучылар исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне яңадан торгызу фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиевкә бу әһәмиятле һөнәри чараны Казанда уздыруга ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.


6
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы белән Россия ЭЭМның Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты (Университеты) һәм Россия ЭЭМ МДХМ (У)ның Халыкара энергетика сәясәте дипломатия институты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә имза салынды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Халыкара шахмат федерациясе (FIDE) президенты Кирсан Илюмжинов белән очрашты. Калмык Республикасының Беренче президенты Кирсан Илюмжинов 1995 елдан Халыкара шахмат федерациясе президенты, быелның 30 сентябрендә ул яңадан президент итеп сайланды.


30
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче утырышы узды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Хөкүмәт әгъзалары катнашты.


29
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлегенең туристлык брендларын эшләү буенча киңәшмә уздырды.

Бүген Казан Кремлендә ачык һавада төрки-татар язуына багышланган экспозиция булдыру проекты турында, шулай ук ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып аны гамәлгә кертү хакында фикер алыштылар.


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Россия шахмат федерациясенең Попечительләр Советы әгъзасы Минтимер Шәймиев Россия шахмат федерациясе идарәсе рәисе, суперфиналның оештыру комитеты әгъзасы Марк Глуховский белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International