ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Казан шәһәре Башкарма комитеты идарәләре һәм комитетлары, шәһәр районнары җитәкчеләренең “дүшәмбе киңәшмәсе”ндә мэр Илсур Метшин узган атнадагы эшчәнлеккә йомгак ясап, ул оештыру эшләренә бай булды, дип белдерде. Арада иң күләмлесе – узган шимбә көнне Казанда үткәрелгән “Сотворение мира”/”Тынычлык булдыру” рок-фестивале.
28 июнь көнне Сербия башкаласында Бөтендөнья студентлар уеннарын оештыру тәҗрибәсен үзләштерүче Татарстан волонтерлары делегациясе Россия Яшьләр көнен киң колач белән билгеләп үтте.

27
июнь, 2009 ел
шимбә
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Яшьләр көне уңаеннан котлау белән чыкты.

26
июнь, 2009 ел
җомга
Ульяновскида РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советның "Төзелеш өлкәсендәге вәзгыять һәм Идел буе федераль округы төбәкләре кабул итә торган ярдәм итү чаралары"на багышланган утырышы үтте.
26 июньдә Әлмәттә "Татнефть" ААҖ акционерларының еллык җыелышында Директорлар советы сайланды, аның составы үзгәрмәде.
25 июньдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты каршындагы физкультура һәм спортны, югары казанышлар спортын үстерү, XXII кышкы Олимпия уеннарына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Иминлек советының даими эшче төркеме җитәкчесе Олег Сыромолотов белән очрашты.
25 июньдә ТР Министрлар Кабинетында 2008-2009 еллар өчен М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. Аны Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
11 июль көнне Нурлат шәһәрендә чуашларның "Уяв" бәйрәме узачак. Татарстанда гомер итүче чуашларны 14нче тапкыр туплаган чарада Чуашстан Республикасыннан да вәкилләр катнашачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте. Бәйрәмнең программасы шактый эчтәлекле: анда җыр-бию, төрле уеннар, ярышлар каралган.

25
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли Казанга килде. Джон Байерлиның республика җитәкчелеге белән очрашуы планлаштырылган. Шулай ук программада Казан дәүләт энергетика университетында, ТР мөселманнарның Диния нәзарәтендә, хатын-кызларның "Фатыйма" иҗтимагый оешмасында булу каралган.
25 июнь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты М.Ш.Шәймиевнең Россия Федерациясендә Америка Кушма Штатлары Гадәттән тыш һәм Тулы вәкәләтле Илчесе Джон Байерли белән очрашу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International