ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
25 июньдә Казан Ратушасының Мәрмәр залында РФ Прокуратурасы карамагындагы Тикшерү комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы уза.
25 июньдә Казанда Ислам бизнесы һәм финанслары халыкара саммиты ачылды. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясап, дөньякүләм икътисади кризис шартларында бизнесны ислам принципларына туры китереп алып бару һәм ислам банкингы белән хезмәттәшлек итү зур потенциалга ия икәнлеген билгеләп үтте.
25 июньдә Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Америка Кушма Штатларының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Джон Байерли белән очрашты.
ТР Икътисад министрлыгында Бөтендөнья банкы вәкилләре катнашында видеоконференция булды. Бөтендөнья банкы экспертлары инновацияләр өлкәсендә республика стратегиясен камилләштерергә һәм инновацион өлкәдә сәясәт формалаштыруда яхшы нәтиҗәләргә ирешергә, Татарстан предприятиеләренең реаль инновацион дәрәҗәсен билгеләргә ярдәм итәчәк.

24
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
24 июньдә Бөгелмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Россия гражданнарына - һәркем алырлык һәм уңайлы торак" өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясенең күчмә утырышы узды. Утырышта 2009 елда күпфатирлы йортларны ремонтлау программасы хакында фикер алышынды.
24 июньдә Татарстан Халыклары йортында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ватандашларыбызга Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшырды. Әлеге чарада шулай ук милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстан Халыклары ассамблеясе советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валентина Пахомова катнашты.
"Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесе каршында эшләүче кадрлар әзерләү лицее 44 миллион сум күләмендәге грантка лаек булды. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына предприятиедән хәбәр иттеләр.
24 июньдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында" һәм "2009 елга һәм 2010-2011 елларның план чорына Татарстан Республикасы бюджеты хакында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законының аерым нигезләмәләренең үз көчен югалтуын тану турында"гы ТР Законына кул куйды.
24 июньдә ТР парламентында оешкан "Россия гражданнарына үтемле һәм уңайлы торак" илкүләм өстенлекле проектын тормышка ашыруга күзәтчелек итүче комиссия республиканың Бөгелмә шәһәрендә күчмә утырышын уздыра.
24 июньдә Татарстан Халыклары йортында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасында катнаша. Әлеге чарага милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстан Халыклары ассамблеясе хезмәткәрләре, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчеләре чакырулы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International