ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
27 июнь көнне Әлмәт районы Иске Сүркә авылында республиканың аръягында яшәүче чуашларның "Учук" фестивале узачак. Быел ул өченче тапкыр оештырыла.

23
июнь, 2009 ел
сишәмбе
29 июнь - 1 июль көннәрендә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында "Хаҗ сәфәре: бүгенгесе һәм үткәне" дип исемләнгән II халыкара җыен узачак. Чарада Россия, БДБ һәм Балкан ярымутравы илләреннән, шулай ук изге сәфәрне оештыруда күпьеллык тәҗрибәләре булган Малайзия, Күвәйт, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Индонезиядән танылган хаҗ оештыручылары катнашыр дип көтелә.
23 июньдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан һәм Иваново өлкәсе Хөкүмәтләре арасында ТРның нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре интеграциясе нигезендә Иваново өлкәсенең текстиль сәнәгатен модернизацияләү мәсьәләсе турындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча ведомствоара эшче төркемнең беренче киңәшмәсе булды.
23 июньдә ТР Министрлар Кабинетында "Импортны алыштыру - Россиядә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә яңа юнәлеш" дигән кече һәм урта эшкуарлык форумы ачылды. Форумны ТР Хөкүмәте һәм "ОПОРА Россия" Гомумроссия кече һәм урта эшкуарлык иҗтимагый оешмасы үткәрә.
ТР терлекчеләре сөт җитештерү темпларын арттыруны дәвам итә. Узган тәүлектә сөтнең тулай савымы 3782 тонна тәшкил иткән, бу якынча узган ел күрсәткечләре кадәр дигән сүз. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
23 июньдә Колсәет бистәсендә урнашкан "Кояшкай" балалар җәйге сәламәтләндерү лагерында "Без булдырабыз!" республика хәйрия акциясе кысаларында балаларга спорт кирәк-яраклары тапшырылды.

22
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
"Сабантуй таш яуса да узачак!" дигән аксиомага әверелгән хакыйкатьне узган шимбәдә Люберцыда үткән Мәскәү өлкәсе Сабан туе тагын бер мәртәбә раслады.
Татарстан балалары 22 июньнән алып 13 июльгә кадәр Краснодар краеның Анапа районы Сукко бистәсендәге "Смена" сәламәтләндерү лагере базасында социаль-икътисади юнәлештәге "БИНИЛЕКТ иле" дип аталган профиль сменасында ял итә. Әлеге смена быел сигезенче тапкыр уздырыла.
22 июньдә Яшел Үзәннең Җиңү паркында тантаналы рәвештә нигез ташы салынды, анда 2010 елның 9 маенда Яшел Үзәннең тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл куелачак.
Казан бистәләрендә яшәүчеләр соңгы эссе көннәрдә торбалар буенча бирелә торган суга кытлык мәсьәләсендә мэрия сайтының интернет-кабул итү сәхифәсенә күп тапкырлар мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген шәһәр хакимиятенең "дүшәмбе киңәшмәсе"ндә мэр Илсур Метшин үзе хәбәр итте һәм "Водоканал" муниципаль унитар предприятиесе директоры Наил Җамалиевтан ачыклык кертүне таләп итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International