ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында яшьләр һәм дәүләт яшьләр сәясәте турында", "Татарстан Республикасы дәүләт милкен хосусыйлаштыру турында"гы законнарга үзгәрешләр кертү, "Татарстан Республикасының Баулы районындагы Зирекле-Каран авылын юкка чыгару һәм "Баулы муниципаль районы" муниципаль берәмлеге һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең статусы һәм территорияләре чикләрен билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакындагы законнарны имзалады.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенең "Татарстан Республикасы территориясендә Россия Федерациясе субсидияләрен җәлеп итеп социаль программаларны гамәлгә ашыру турында"гы карарына кул куйды. Программаның төп максаты - эшләми торган пенсионерларның, шул исәптә Татарстан Республикасы халкына стационар учреждениеләрдә социаль хезмәт күрсәтү шартларын яхшырту.
Россия Ислам университетында Татарстан мөслимәләренең Кувәйт иленнән килгән делегация вәкилләре белән очрашуы үтте. Исегезгә төшерәбез, бары тик хатын- кызлардан торган әлеге делегация Казанга 18 июнь көнне килгән иде. Алар арасында җәмәгать эшлеклесе, рәссам, мәгариф һәм медицина өлкәсендә эшләүче ханымнар бар. Татарстанга сәфәрләре дәвамында алар республикада яшәүче мөслимә хатын-кызлар белән танышырга теләү ниятен белдерде.
Илнең мәдәни үзәге булган Санкт-Петербургта "Шүрәле" балетын яңарту хакында сүз күптән бара иде инде. Хикмәт шунда, төньяк башкалада моннан утыз еллар элек бу әсәр гөрләп барган. Ул һәрчак аншлаг белән үткән.
Узган ял көнендә Тубыл шәһәрендә Сабантуй зур милли бәйрәм булып үтте, анда меңнән артык кеше катнашты. Быелгы Сабантуйның шәһәр ял паркында үткәрелүе дә бик ошады тубыллыларга.
Казанда узган елны 30 август - Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнне үткәрелгән "Сотворение мира"/"Тынычлык булдыру" I Халыкара музыка фестивале зур танылу алды һәм 150 меңләп кешене Меңьеллык мәйданына җыйды. Быел исә Казанда II Халыкара фестиваль, мэр Илсур Метшин үтенече буенча, 27 июнь - Яшьләр көнендә булачак.
22 июньдә иртән Татарстанның "Ватан" яшьләр берләшмәсе әгъзалары башлангычы белән Бөек Ватан сугышы башлануга 67 ел тулу уңаеннан митинг узды. Ил каһарманнарын хөрмәтләп искә алырга теләк белдергән Татарстанның яшь патриотлары (алар арасында "Ватан" берләшмәсе активистлары һәм студентлар эзләнү отрядлары вәкилләре бар иде) Мәңгелек ут ялкыныннан шәмнәр кабызу өчен Горький паркындагы мемориал янында җыелды.
"Алтын мөнбәр" V Халыкара мөселман кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе исемлеге расланган. Әлеге составта кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре Вита Рамм, Сергей Лаврентьев, "Россия" телеканалының "Мусульмане" программасы җитәкчесе Василий Антипов, кинодокументалист Ингрид Демец (Италия), кинорежиссер Шериф аль-Бандари (Мисыр), журналист һәм күп кенә фестивальләр кураторы Умма Дагуна (Һиндстан) бар, диелә "Татаркино" ДУ сайтыннан алынган мәгълүматта. Фестивальнең сайлап алу комиссиясе җитәкчесе - кино белгече, кино тәнкыйтьчесе, сәнгать фәннәре докторы Шлегель Ханс-Йохим (Алмания).
Башкортстанның Балтач районындагы данлыклы татар авылы Көндәшле бу көннәрдә бик күп кунаклар кабул итте. Биредә авылның 400 еллыгына багышланган тантаналы чаралар оештырылды. Әлеге бәйрәмнең төп өлеше булып "Көндәшлемнең дәрәҗәсе - нәселләребез шәҗәрәсе" дип аталган шәҗәрә бәйрәме торды.

20
июнь, 2009 ел
шимбә
Быел Татарстан башкаласында Сабантуй өч мәйданда узды һәм традиция буенча "Казан" Халыкара ат-спорт комплексында ат чабышы белән тәмамланды, анда ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International