ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2009 ел
шимбә
20 июньдә Татарстан башкаласында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Быел бәйрәмне Совет һәм Идел буе районнарындагы Каенлыкларда һәм Киров районындагы Аккош күлендә бәйрәм итәләр. Төп Сабантуй Аккош күлендәге урман-парк зонасында оештырылды.
20 июньдә ТР Премьер-министры, Универсиаданың оештыру комитеты рәисе урынбасары Рөстәм Миңнеханов 2013 елда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада объектлары төзелеше белән танышты.
ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев Татарстан волонтерларына Россиядә беренчеләрдән булып волонтер кенәгәләре тапшырды. Казанда Универсиадада катнашу максаты белән 24 июньдә Белградка юл тотачак Татарстанның 150 волонтеры өчен тренинг узды.
ТР Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти белән очрашты.

19
июнь, 2009 ел
җомга
19 июньдә "КАМАЗ"да Череповецның "Северсталь" ААҖ металлургия комбинаты делегациясе булып китте. Кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсе башлыгы Иван Пушкарев һәм кадрлар буенча дирекция эшләре идарәсенең беркетмәләр төркеме менеджеры Максим Калацейны "КАМАЗ" ААҖнең Тышкы сәүдә компаниясе беркетмәләр бюросының эш тәҗрибәсе кызыксындырды.
Якынлашып килүче Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, "Ак чәчәкләр" II республика бәйгесе Татарстанның сәламәтлек сагында торучыларны "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгенә туплады. 19 июньдә биредә конкурсның җиңүчеләре игълан ителде.
19 июньдә Татарстан Президенты Татарстан Республикасы Югары судының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. Бу чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Югары суды рәисе урынбасары Владимир Соловьев, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов катнашты.
19 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Франция Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Жан де Глиниасти җитәкчелегендәге Франция Республикасы делегациясе белән очрашты.
2013 елда Казанда Универсиада үткәрү өчен, Казан шәһәре хакимияте һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, инглиз телен, икътисад нигезләрен һ.б. юнәлешләрне белгән компетентлы кадрларга ихтыяҗ өйрәнелеп, әзер белгечләргә өстәп, хәзерге вакытта төрле юнәлештәге 1152 белгечкә кытлык булуы беленгән.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, социаль ипотека буенча торак төзелешендә тоткарлыклар килеп чыгуда гаепле кешеләр җавап тотачак. Бу хакта Хөкүмәт башлыгы бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International