ЯҢАЛЫКЛАР


16
июнь, 2009 ел
сишәмбе
Казан ратушасында 2013 елгы Универсиадага шәһәрнең транспорт инфраструктурасын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин катнашты.
РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Казанда узачак Универсиадага әзерләнүне урта сроклы перспективага өстенлекле бурычларның берсе дип атады.
16-19 июнь көннәрендә Казан ярминкәсенең күргәзмәләр үзәгендә "Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль" XIV Халыкара күргәзмәсе мәйдан тотачак.
ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә "Вамин-Татарстан" ААҖнең генераль директоры Вәгыйз Минһаҗевтан телеграмма килде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Ташкентның Бабур исемендәге паркында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узды.

15
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
17-19 июньдә Казанда уздырылачак Ислам башкалалары һәм шәһәрләре оешмасы Административ советының XXVII утырышында катнашу өчен Татарстан башкаласына килергә өлгергән шәһәр башлыклары белән бүген мэр Илсур Метшин беренче очрашу үткәрде.
15 июньдә Чаллыда "КАМАЗ" ААҖ белән "Дәүләт транспорт лизинг компаниясе" ААҖнең хезмәттәшлек итү турындагы килешүе имзаланды.
Башкала базарларында булган барлыгы 10197 урынның 2053е буш тора. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләргә, бакчачыларга үзләренең товарларын сатуда шәһәр базарларындагы сәүдә урыннарына квоталар гамәлдә.
Июнь-июль айларында Россия төбәкләрендә Татарстан делегацияләре катнашында милли бәйрәмебез сабантуйлары уздыру уңаеннан, "Татнефть" ААҖ "Рухият" фонды аша бушлай китаплар бүлеп бирде. Басмалар Россиянең 10 төбәгендә, шул исәптән Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Татарстанның 10 шәһәрендә тапшырылачак. Компания тарафыннан 180 мең сумлык 1300 китап бүләк ителгән.
24-26 июнь көннәрендә Казанда Израиль Мәдәнияте көннәре узачак. Чараның тантаналы ачылышы 24 июньдә "Мир" кинотеатрында була. Бу көнне кинотеатр фойесында Тель-Авив шәһәренең 100 еллыгы уңаеннан, "Тель-Авив - город контрастов" дигән күргәзмә ачыла, кичен исә "Авива, любовь моя" (2005, режиссеры - Шоми Зархи) дигән нәфис фильм күрсәтелә, дип белдерә "Татаркино" дәүләт учреждениесе матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International