ЯҢАЛЫКЛАР


17
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
17 июньдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Оешмаларның милкенә салымнар турында"гы Татарстан Республикасы Законының 3 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертү хакында", "Салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен оешмалар табышына салым буенча салым ставкасын билгеләү турында"гы Татарстан Республикасы Законының 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы салым түләүчеләр өчен дифференциацияләнгән салым ставкаларын билгеләү хакында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.
"Созвездие-Йолдызлык" "Россия гаиләсе-2009" милли премиясенә лаек булды. Бүләк 27 июнь - Халыкара яшьләр көнендә, Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Петровский залында тапшырылачак, дип белдерә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
17 июньдә ТР Эчке эшләр министрлыгының Менжинский исемендәге Мәдәният үзәгендә республиканың протестант оешмалары вәкилләре "Дини оешмалар һәм җәмгыять: аларның бер-берләренә йогынтысы һәм үзара җаваплылык" дигән темага конференция уздыра. Форум эшендә ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Дин эшләре идарәсе вәкилләре, шулай ук Мәскәүдән кунаклар катнаша.
Чаллы шәһәре мэры Илдар Халиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Шаньдун провинциясенең Ляочен шәһәренә китте.
Сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү буенча "Созвездие - Йолдызлык" дәүләт үзәгеннән бер төркем кеше Халыкара яшьләр көнендә Мәскәүгә барачак. Анда Зур Кремль сараенда "Россия гаиләсе - 2009" премиясе лауреатларын бүләкләү тантанасы узачак.
16 июньдә ТР буенча эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров Татарстанның Спас, Әлки, Азнакай һәм Лениногорски районнарында эш сәфәре белән булды. Министр Нурлатта гражданнарны кабул итте, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

16
июнь, 2009 ел
сишәмбе
16 июньдә Казанда Россия Федерациясе судьяларының квалификацион коллегиясе уза. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Югары суды рәисе Геннадий Баранов та катнашты.
Казан ратушасында 2013 елгы Универсиадага шәһәрнең транспорт инфраструктурасын әзерләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, РФ транспорт министры Игорь Левитин катнашты.
РФ Хөкүмәте Рәисе Владимир Путин Казанда узачак Универсиадага әзерләнүне урта сроклы перспективага өстенлекле бурычларның берсе дип атады.
16-19 июнь көннәрендә Казан ярминкәсенең күргәзмәләр үзәгендә "Казан автосалоны: Россия үзәгендә - автомобиль" XIV Халыкара күргәзмәсе мәйдан тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International