ЯҢАЛЫКЛАР


8
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин үз хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көне белән котлады.

6
июнь, 2009 ел
шимбә
Казанның бай мәдәни дөньясын тагын да баеткан, җанландырган төрки халыкларның IX “Нәүрүз” театр фестиваленә кичә ТР Эчке эшләр министрлыгының “Мирный” бистәсендәге укыту үзәгендә узган театр коллективлары сабантуе йомгак ясады. Фестивальнең ябылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Вәлиева, фестивальнең директоры Дюсен Касеинов катнашты.

5
июнь, 2009 ел
җомга
6 июнь көнне Чехия татарлары Сабантуйны бәйрәм итәчәк. Ул елдагыча күл буенда урнашкан Выжловка авылында уза.
5 июнь көнне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанга РФ муниципаль контроль-хисап органнары берлегенең сигезенче конференциясендә катнашу өчен килгән РФ Хисап палатасы рәисе, РФ контроль-хисап органнары Ассоциациясе рәисе Сергей Степашин белән очрашты.
Мәскәү өлкәсенең Люберцы шәһәрендә узган "түгәрәк өстәл" утырышында муниципаль берәмлек хакимиятләренең Мәскәү өлкәсендәге милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе хакында фикер алышынды.
Ирандагы Имам Хомәйн исемендәге Халыкара университетның халыкара хезмәте директоры Бахрам Навазени Казан дәүләт университетында булды. Билгеле булганча, КДУ белән Халыкара университет арасында фәнни һәм белем бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелганга нәкъ бер ел була.
ТР экология һәм табигать ресурслары министры Әгъләм Садретдинов үзенең коллегаларын һөнәри бәйрәм - Эколог көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне белән котлый. Аларга мөрәҗәгать итеп, министр түбәндәге фикерләрен җиткерә.
16 июнь көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Татарстанның халык, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның (1949-1998) тууына 60 ел тула. Бу көнне җырчы озак еллар эшләгән опера һәм балет театрда аның истәлегенә искә алу кичәсе оештырыла.

4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
4 июньдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургта эш сәфәре белән булды. Смольный Сараенда Минтимер Шәймиев Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.
4 июньдә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов Кама Аланы бистәсендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International