ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
4 июньдә Хезмәт сараенда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың профсоюзлар активы белән очрашты. Ел саен уздырыла торган традицион очрашуның быелгысы катлаулы икътисади шартларда узганга, анда күтәрелгән мәсьәләләр эшсезлек,предприятиеләрнең бүгенге хәле, мәшгульлекне тәэмин итү, республикада кризис йогынтысын киметү буенча күрелә торган чаралар кебек актуаль темалар белән бәйле иде.
4 июньдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Леонид Ивлев белән очрашты. Леонид Ивлев Казанга Россия Федерациясенең Идел буе федераль округына керүче сайлау комиссияләре җитәкчеләре киңәшмәсендә катнашу өчен килде.
Әстерханның "Дуслык" татар милли-мәдәни җәмгыяте 2007 елның маеннан алып быелның май аена кадәр башкарылган эшләренә хисап-сайлау утырышы уздырды. Ул җәмгыятьнең уставы нигезендә үткәрелде.
4 июнь ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТЮРКСОЙ Халыкара оешмасы генераль директоры Дюсен Касеинов белән очрашты.
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла.
4 июньдә Санкт-Петербургта XIII Халыкара икътисади форум ачыла. Анда әйдәп баручы сәясәтчеләр һәм икътисадчылар җыелачак. Форумда Татарстан делегациясе дә катнаша.
4 июньдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узачак. Быел конкурска Татарстанның 213 предприятиесе 343 төрдәге продукция һәм хезмәтләр тәкъдим иткән. Алар "Азык-төлек товарлары", "Халык өчен сәнәгать товарлары", "Җитештерү-техник әһәмияттәге продукция", "Хезмәтләр", "Халык һәм нәфис һөнәрчелек эшләнмәләре" номинацияләренә алынган.
Төрки халыкларның "Нәүрүз" дип исемләнгән IX Халыкара театр фестивале кичә чараның әләмен күтәрүдән башланып китте. Аннары исә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан, бронза һәйкәл ачылды.

3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
5 июнь көнне сәгать кичке 10да Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан "Төнге күренеш"/"Ночное видение" дип аталган төнге клуб фотокроссы старт алачак. Аны Goрarty.ru сайты, Татарстанның яшь фотографлары берлеге һәм Казан фотокроссы оештыра.
3 июньдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Schneider Electric" компаниясе делегациясе белән очрашты, анда республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International