ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә Эльмира Маврина ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, Александр Кадаш ТР Хайваннар дөньясы объекталарын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде, аларның кандидатуралары федераль башкарма хакимият органнары белән килештерелергә тиеш.

22
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе
22 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында чит ил инвестицияләре турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законын имзалады. Ул элеккеге законның яңа редакциясен тәкъдим итә.

21
гыйнвар, 2008 ел
дүшәмбе
18 гыйнвар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, республика Эчке эшләр органнарының 2007 елгы оператив-хезмәт эшчәнлегенә багышланган коллегия утырышында, агымдагы елга яңа бурычлар билгеләде.


17
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
17 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Екатеринбургтагы Вьетнам Социалистик Республикасы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.
17 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.

16
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
15 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргинны кабул итте.

15
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе
15 гыйнвар Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев атаклы җырчы Әлфия Афзалова белән очрашты. Республика башлыгы легендар җырчыны 75 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Татарстанның иң югары бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды.

14
гыйнвар, 2008 ел
дүшәмбе
14 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында ветеринар эше турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

11
гыйнвар, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 9 гыйнвар көнне Казанда торак йорт шартлауга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммалары килде.
11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында" Татарстан Республикасы Законының 45нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законны имзалады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International