ЯҢАЛЫКЛАР


10
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
9 Гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы Законны имзалады.

9
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
9 Гыйнвар көнне көнкүреш газы шартлау аркасында ишелгән дип фаразланган йорт урынында эшләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк. Бу хакта бүген иртән һәлакәт урынына махсус килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.

28
декабрь, 2007 ел
җомга
27 декабрь көнне Казанда республика мәктәп укучылары өчен Президент чыршысы узды. "Баскет-холл" бинасына бөтен республика буенча 5500 бала җыелды.

26
декабрь, 2007 ел
чәршәмбе
26 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендәге республиканың Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча советы узып баручы елда соңгы утырышын үткәрде.

25
декабрь, 2007 ел
сишәмбе
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы совет Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең федераль мәгариф стандартыннан милли компонентны төшереп калдыруга юл куярга ярамаганлыгы турындагы фикерен хуплады.
24 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев өч законга кул куйды.

24
декабрь, 2007 ел
дүшәмбе
24 декабрь көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР Идарәсе башлыгы Илгиз Миңнуллинга полиция генерал-лейтенанты погоннары тапшырды.

21
декабрь, 2007 ел
җомга
21 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ике законга кул куйды.

21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт Советының өченче чакырылыштагы утыз дүртенче утырышы дәвам итә. Утырышта ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Прокуроры Кафил Әмиров ТР Конституция һәм Югары мәхкәмәләре, ТР Хисап палатасы, РФ һәм ТР Иҗтимагый палаталары, РФ Федерация Советы вәкилләре катнаша.


20
декабрь, 2007 ел
пәнҗешәмбе

20 декабрь көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтү кичәсендә, Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев филармония коллективына котлау сүзләрен җиткерде. Илбашы тантанага тормыш птәше Сәкинә ханым белән килгән иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International