Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхаковка Корбан бәйрәме уңаеннан котлау телеграммасын юллады.
18 декабрь көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев башкаланың Казансу елгасы ярында яңа йортлар төзү проекты белән танышты. Казан шәһәре хакимияте заказы буенча, киләчәктә елганың уң як ярында яңа торак йортлар һәм эшлекле үзәкләр балкып чыгачак.
17 декабрьдә “Бердәм Россия” партиясенең VIII съезды тәмамлангач, Татарстан Президенты, партиянең Югары советы рәистәше Минтимер Шәймиев федераль һәм республика матбугатына биргән интервьюсында съезд нәтиҗәләре турында сөйләде.