ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
13 февраль көнне халыкның көнкүреш сыйфатына тәэсир итүче әлеге төп фактор, хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендәге проблемалар, кадрлар сәясәте һәм башкалар турында Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегиясендә министр Айрат Шәфыйгуллин бәян итте. Коллегия ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында узды.

7
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе

7 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Әгерҗе муниципаль районына эш сәфәре кысаларында шәһәрнең Боз сараен ачуда катнашты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бу - республикада ясалма бозлы 25нче һәм соңгы 4 елда ачылган 18нче боз сарае. Спорт корылмасының төзелеше 129 миллион сумга төшкән. Сарай 800 урынга исәпләнгән һәм җирле "Спутник" хоккей клубының төп аренасы булачак.


6
февраль, 2008 ел
чәршәмбе
6 февраль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары Советы утырышы узды. Көн тәртибендә хезмәт хакы өлкәсендәге сәясәт турында фикер алышынды.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Спорт көрәше федерациясе Президенты Михаил Мамиашвилидан хат килде. Ул республика башлыгын Татарстан спортчысының Гран-при "Иван Ярыгин" сериясендә хатын-кызлар көрәше буенча VII Халыкара турнирда уңышлы чыгыш ясавы уңаеннан тәбрик итә.

4
февраль, 2008 ел
дүшәмбе
4 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Сәнгать Академиясе Президенты Зураб Церетелиның Милли сәнгать галереясендәге күргәзмәсе белән танышты. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм башка рәсми затлар белән бергә, күпсанлы кунаклар катнашты.
2 февраль көнне Президент резиденциясенең Камин залында ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновка республикабызның иң зур бүләген - "Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен" орденын тапшырды.

31
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
31 гыйнвар көнне С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында ТР Дәүләт Советының 36 нче утырышы ачылды. Анда Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев ТР Дәуләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясый.

29
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе

29 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Яшел Үзән муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Аның барышында Илбашы "Бердәм Россия" Боз сараеның тантаналы ачылышында катнашачак.


25
гыйнвар, 2008 ел
җомга
25 гыйнвар көнне Казан Кремлендә Россия студентлары көне уңаеннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан Республикасы махсус дәүләт стипендиясе стипендиатлары белән очрашты.

24
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
24 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә статс-секретарь - Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча Федераль хезмәт директоры урынбасары Александр Федоров белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International