ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2008 ел
дүшәмбе
3 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Россия" телеканалында РФ Президентын сайлау нәтиҗәләренә багышланган "Пятая студия" программасында катнашты. Программаны алып баручы Сергей Брилев Татарстан башлыгыннан турыдан-туры эфирда кичә булган сайлауларның йомгакларын шәрехләвен сорады.
Дәүләт башлыгын сайлаулар көнендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хатыны Сәкинә ханым белән, традиция буенча, Казанның 6нчы Кадетлар мәктәбендә урнашкан 59нчы сайлау участогында тавыш бирде.

29
февраль, 2008 ел
җомга
ТР Президент Минтимер Шәймиев Саба районында эш сәфәрендә. Визит планында бары бер объект каралган - ул "Саба" йөзү бассейны" физкультура-сәламәтләндерү комплексының ачылыш тантанасында катнашу. Президентның бассейнның барлык заллары белән танышуы көтелә, аннары Илбашына спортчылар күрсәткән чыгышлар тәкъдим ителә.

28
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
28 февраль көнне Татарстан Республикасының өченче чакырылыш Дәүләт Советының чираттагы - утыз алтынчы утырышы уза. Аның эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнаша.

26
февраль, 2008 ел
сишәмбе
25 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Тукай һәм Сарман районнарында эш сәфәрендә.

22
февраль, 2008 ел
җомга

22 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында, иртәгә бәйрәм ителәчәк Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы кичәдә катнашты.


21
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
21 февральдә "Казан" Халыкара аэропортына Мәскәүдән махсус рейс белән Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Медведев килде. Самолет баскычы янында аны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин каршы алды.

19
февраль, 2008 ел
сишәмбе
Визитның төп максаты - Аллаһ йортына ясалган ремонт эшләре һәм реконструкция нәтиҗәсе белән танышу иде.
Әлеге чарада шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый, аның беренче урынбасары Вәлиулла Ягъкуб, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин һәм башкаланың Вахитов районы хакимияте башлыгы Руслан Шакиров катнашты.

18
февраль, 2008 ел
дүшәмбе

18 февраль көнне Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының егерме сигезенче сессиясе узды. Сессия эшендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Александр Гусев, Казан мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Борһанов, Казан шәһәр Думасы депутатлары, республиканың төрле министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнашты.


14
февраль, 2008 ел
пәнҗешәмбе
14 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Азнакай һәм Ютазы районнарына ике көнлек эш сәфәренә китте. ТР Президентының Азнакайга визиты программасында - шәһәрнең җылылык челтәрләре предприятиеләрендә булу һәм турбогенератор эше белән танышачак. Шулай ук республика башлыгы шәһәр яшьләр үзәгендә һәм "Бусидо" спорт-сәламәтләндерү комплексында булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International