Бүген ТР Дәүләт Советы карамагындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы вәкилләре ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының Яшьләр моделе белән очрашты. Әлеге модель табигый һәм мәдәни мирасны саклау проблемасына җәлеп итү максатын куя. Бу көннәрдә Казанда Яшьләр моделенең пленар утырышы уза.
Бүген Свияжски утрау-шәһәрчегендә реставрациядән соң изге Константан һәм Елена чиркәве ачылды. Бу тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков һ.б. катнашты.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан сабантуенда катнашты. Республика башлыгы Мирный бистәсенең Каенлык үзәк мәйданында булды. Бәйрәмнең дәрәҗәле кунаклары арасында ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ оборона министрының беренче урынбасары Николай Макаров, ТР вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР вице-премьеры Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. бар иде.