ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2010 ел
дүшәмбе

30 августта – шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. Тантанада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Мәдәният министры Зилә Вәлиева, Казан мэры Илсур Метшин, алдагы елларда дәүләт премиясенә лаек булучылар катнашты.

30 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты сәнгати белем бирү факультетының шушы көннәрдә ачылган дүрт катлы яңа бинасында (Межлаук урамы, 3/45) булды. Республика башлыгын ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР вице-премьеры – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.


28
август, 2010 ел
шимбә

28 августта Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында Свияжск утрау-шәһәрчегендә Ат сарае биналары комплексын торгызу буенча киңәшмә узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.


27
август, 2010 ел
җомга

27 августта Казанга “Бөек Болгарга сәяхәт” XVIII республикара программасы кысаларында «В.Зайцев» теплоходында Башкортстаннан ватандашлар делегациясе килде. Бүген алар белән ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев очрашты.


20
август, 2010 ел
җомга

20 августта Түбән Камада республика мәгариф хезмәткәрләре август киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Аның эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


16
август, 2010 ел
дүшәмбе

16 августта Свияжск утрау-шәһәренең беренче йортына газ бирү тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


4
август, 2010 ел
чәршәмбе

4 августта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарихи-архитектур музей-тыюлыгында һәм аның аның яны территорияләрендә төзеләчәк дистәләп объектның урынын карап, анда җәелдерелгән эш барышы белән танышып йөрде.


26
июль, 2010 ел
дүшәмбе

26 июльдә Кремльдә Болгардагы мәчет комплексы дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы проекты презентацияләнде.


14
июль, 2010 ел
чәршәмбе

14 июль көнне Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Япониянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Масахару Коно әфәндене кабул итте.


9
июль, 2010 ел
җомга

8 июль көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Швейцария радио-телевидение компаниясенә («Swiss National Public Radio and TV») интервью бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International