Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеген тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең яңарыш фонды һәм “Зенит” банклары төркеме бу фонд эшчәнлеге кысаларында төзекләндерүдә катнашу турында килеште.
30 июнь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды. Анда “Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжски утрау-шәһәрчеге” комплекслы проектын гамәлгә ашыру кысаларында торгызу һәм төзекләндерү эшләре барышы белән танышты”.
28 июнь көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Финанс–сәнәгать ассоциациясе төркемнәре президенты Олег Сосковец белән очрашты.
25 июнь көнне ачылган IV Региональ һәм милли мәгълүмат чаралары конгрессында катнашучы журналистларны Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев сәламләп, “Яңарыш” тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды хакында сөйләде, аның оешу тарихы белән таныштырды.
Сабантуй бәйрәме кысаларында Татарстан башкаласында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды. Бәйрәм программасында - «Татарстан Республикасы кубогы»на, «Казан шәһәре Мэриясе» призына һәм башка ярышлар, республика артистлары чыгышлары.
9 июнь көнне ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында депутатлар Россиянең истәлекле даталары исемлегенә яңа истәлекле дата – Россиядә рәсми рәвештә Ислам кабул итү көнен кертү турында РФ ФҖ Дәүләт Думасы Рәисе Борис Грызловка җибәрелә торган мөрәҗәгатьне карый.
“ЛУКОЙЛ” ААҖ борынгы Болгар һәм Свияжск шәһәрләрендә тарихи-мәдәни һәйкәлләрне торгызуда катнашачак. Казан Кремлендә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең “ЛУКОЙЛ” президенты Вагит Алекперов белән очрашуы вакытында шул хактагы Меморандумга кул куелды. Документны Минтимер Шәймиев белән Вагит Алекперов имзалады.
26 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясенең юстиция министры Александр Коновалов белән очрашты.
20 майда Казан Кремлендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төркиянең Россияда Гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Хәлил Акынҗы белән очрашты.
19 май көнне Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Актаныш авылының 300 еллыгына багышланган иҗади концерт узды.