ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2010 ел
чәршәмбе

12 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Безнең спорт» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән очрашты.


9
май, 2010 ел
якшәмбе

9 майда Казан Кремленең Герб залында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы кабул итү булды. Ветераннарны котлауда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

9 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Төбәк оборона спорт-техника оешмасы» иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе» (РОСТО-ДОСААФ) оешмасының казанышлары күргәзмәсе белән танышты.

9 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Җиңү паркында Дан мемориалындагы Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр куйдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

9 майда Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65-еллыгына багышланган бәйрәм чаралары узды. Меңьеллык мәйданында үткәрелгән хәрби парад аның иң югары ноктасы булды. Парадта, театральләштерелгән һәм концерт программаларында дүрт меңнән артык кеше (1000нән артык артист һәм башкаручы) катнашты.

9 майда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүчеләр Җиңү паркында Дан мемориалындагы Мәңгелек ут янына венок һәм чәчәкләр куйдылар. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

7
май, 2010 ел
җомга

7 майда Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан тантаналы чара узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.


6
май, 2010 ел
пәнҗешәмбе

РФ Президенты, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләде.


30
апрель, 2010 ел
җомга

30 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев эш сәфәре белән ТР Спас муниципаль районының Болгар шәһәренә.


28
апрель, 2010 ел
чәршәмбе

28 апрельдә ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Яшел Үзән муниципаль районының Свияжски утрау-шәһәрчегендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International