ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2009 ел
дүшәмбе
Декабрь аенда Казанның футбол буенча дөнья чемпионаты кабул итә алу-алмавы ачыкланачак. Бу исә 2018-2022 елларда дөнья чемпионаты үткәрүгә заявка биргән Россия комитеты эспертлары карап тикшергәннән соң хәл ителәчәк.
"Россия тимер юллары" компаниясе президенты боерыгы белән Горький тимер юлы Казан бүлегенә җитәкче итеп Иван Борисович Климец билгеләнде. Моңа кадәр ул Казан бүлеге җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасында иде.

26
ноябрь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Татарстан Республикасы мөселманнарны Корбан бәйрәме белән котлады.
Казан вертолет заводы 2009 елда 1,5 млрд. сумга якын һәм киләсе елда рекорд керемен алмакчы була. Бу хакта "Казан вертолет заводы" ААҖнең генераль директоры Вадим Лигай бүген танылган конструктор Михаил Мильның тууына 100 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция кысаларында узган матбугат конференциясендә белдерде.
26 ноябрьдә Казан Ратушасында Казан шәһәре Думасының 44 нче сессиясе уздырыла. Барлыгы 46 Дума депутатының 40ы катнашында һәм мэр Илсур Метшин рәислегендә барган сессия эшендә ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Рубин" футбол клубы президенты Александр Гусев һ.б. рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне Һәм Россия Федерациясенең барлык мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевне дөньяның иң йогынтылы мөселманнарының берсе дип танылуы белән котлады. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

25
ноябрь, 2009 ел
чәршәмбе
Удмуртиянең Яшьләр эшләре министрлыгы дәүләт яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә. Министр Владимир Соловьев җитәкчелегендәге делегация бүген көн дәвамында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән яшьләр белән эшләүнең үзәк юнәлешләре хакында фикерләшә. Татарстан вәкилләре бездә яшьләрне эш белән тәэмин итү системасы, студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәте, яшьләр арасында хокук бозулар һәм җинаятьчелекне профилактикалау эше, яшьләр һәм балалар иҗтимагый берләшмәләренә ярдәм итү буенча уңай тәҗрибә белән уртаклаша. Балаларның җәйге ялларын оештыру, яшь гаиләләргә һәм талантлы яшьләргә ярдәм системасы Удмуртия министрлыгы вәкилләрендә аеруча зур кызыксыну уята.
Дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының җиденче утырышы агымдагы елның 3 декабрендә чакырылачак. Бүген бу хакта спикер Фәрит Мөхәммәтшин алып барган ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында хәбәр ителде.
Казанда икенче тапкыр үткәрелгән шәһәр объектлары бизәлеше еллык смотр-конкурсы нәтиҗәләре бүген 15.00 сәгатьтә шәһәр Башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә (Груздев ур., 5) игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International