ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
Татарстан Республикасы Хөкүмәтендә республика Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов Кытай шәһәрләре мэрлары ассоциациясенең Россиядәге генераль вәкиле Лю Най Фен катнашында "КВЗ" һәм "КамАЗ" ачык акционерлык җәмгыятьләре белән уртак предприятие оештыру мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды.

2
июнь, 2009 ел
сишәмбе
"2008 елда БДБ илләренең иң яхшы аэропорты" бәйгесенең нәтиҗәләре мәгълүм булды. Аннан күренгәнчә, "Казан" халыкара аэропорты "Көчле үсештәге аэропорт" номинациясендә җиңү яулаган. Аэропорт җитәкчелегенә кубок һәм "Аэропорт" ассоциациясенең Мактау грамотасы тапшырылган.
3 июньдә Казанда төрки халыкларының "Нәүрүз" дип исемләнгән театр фестивале старт ала. Өч көнгә исәпләнгән чара барышында башкала тамашачысына һәм, гомумән, сәнгать сөючеләргә үзенчәлекле бай программа тәкъдим ителә.
Башкортстан татар милли оешмалары җитәкчеләре чираттагы киңәшмәсен үткәрде.

Әлеге сөйләшүдә шушы атнаның шимбәсендә Уфада үтәчәк Башкортстан татарлары җыенына әзерлек мәсьәләләре тикшерелде.
2 июнь көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Оренбургта Татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелүче чараларда катнаша.
5-8 июнь көннәрендә Казанда Корея мәдәнияте көннәре узачак. Биредә ул Корея Республикасы белән Россия Федерациясе арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләр оешуга 20 ел тулуга әзерлек кысаларында үткәрелә.
Казанга бер көнлек танышу сәфәре белән Бөек Люксембург Герцоглыгының РФ Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Гастон Стронк килде. Бүген кунакны Хөкүмәт йортында ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кабул итте.
4 июньдә Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Финляндия татарлары делегациясе (барлыгы 16 кеше) килә. Кунаклар өчен Казанның истәлекле урыннары белән танышу буенча бай программа әзерләнгән, алар шулай ук Болгарга барырга да ниятли.

1
июнь, 2009 ел
дүшәмбе
Җәйнең беренче көнендә Казан Балалар тимер юлы яңа сезонын ачты. Яшь тимер юлчылар "Радуга" поездында Залесный бистәсеннән Карьерга кадәр пассажирлар ташыячак.
1 июнь көнне Казан предприятиесенең очу-сынаулар үткәрү полигонында РФ Президентының Эшләр идарәсенә С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсендә эшләнгән ике Ту-214 самолеты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International