ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Санкт-Петербургка эш сәфәре кыла.
4 июньдә Санкт-Петербургта XIII Халыкара икътисади форум ачыла. Анда әйдәп баручы сәясәтчеләр һәм икътисадчылар җыелачак. Форумда Татарстан делегациясе дә катнаша.
4 июньдә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсын оештыру комитетының йомгаклау утырышы узачак. Быел конкурска Татарстанның 213 предприятиесе 343 төрдәге продукция һәм хезмәтләр тәкъдим иткән. Алар "Азык-төлек товарлары", "Халык өчен сәнәгать товарлары", "Җитештерү-техник әһәмияттәге продукция", "Хезмәтләр", "Халык һәм нәфис һөнәрчелек эшләнмәләре" номинацияләренә алынган.
Төрки халыкларның "Нәүрүз" дип исемләнгән IX Халыкара театр фестивале кичә чараның әләмен күтәрүдән башланып китте. Аннары исә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры фойесында татар театр сәнгатенә нигез салучы Ильяс Кудашев-Ашказарскийның тууына 125 ел тулу уңаеннан, бронза һәйкәл ачылды.

3
июнь, 2009 ел
чәршәмбе
5 июнь көнне сәгать кичке 10да Казандагы Мулланур Вахитов һәйкәле яныннан "Төнге күренеш"/"Ночное видение" дип аталган төнге клуб фотокроссы старт алачак. Аны Goрarty.ru сайты, Татарстанның яшь фотографлары берлеге һәм Казан фотокроссы оештыра.
3 июньдә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов "Schneider Electric" компаниясе делегациясе белән очрашты, анда республиканың икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашты.
Россиянең эре предприятиеләренең берсе булган "Түбән Кама нефтехим", катлаулы чорга да карамастан, бүген нәтиҗәле эшләвен һәм үсүен дәвам итә. Компания акционерларының еллык гомуми җыелышында чыгыш ясаган ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан ТР агросәнәгать предприятиеләре арасында терлек азыгын җыюга әзер булуына багышланган конкурс игълан ителде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.
13 июнь көнне Татарстанның Спас районында урнашкан Болгар каласында Идел буе болгарлары тарафыннан Ислам динен кабул итүнең 1120 еллыгына багышланган "Изге Болгарда - җыен" дигән чара узачак. Быел да анда Казаннан, республиканың шәһәр һәм районнарыннан, Россиянең күп кенә төбәкләреннән милләттәшләребез, динкардәшләребез килер дип көтелә.
Республикада узган "Без булдырабыз" хәйрия акциясе барышында 100 млн. сумнан артык акча җыелган. Бу мәгълүматлар бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International