ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.


17
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген республика Дәүләт Советының язгы сессиясенең унберенче утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республика Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды. Көн тәртибенә 16 мәсьәлә кертелгән иде.


3
июль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, 2006-2010 елларда Татарстан Республикасы Президентының социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, 2010-2021 елларда «Яңарыш» республика фондының башкарма директоры Татьяна Лионовага күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше өчен дәүләт бүләге - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтен тапшырды.


26
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең 38 нче конференциясе узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, район һәм шәһәрләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, МХОдә катнашучылар катнашты.


21
июнь, 2025 ел
шимбә

Бүген Казанда Каенлыкта (Мирный бистәсе) «Сабантуй» татар халык бәйрәмендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев булдылар.


20
июнь, 2025 ел
җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Казан» халыкара ат спорты комплексында булдылар, анда милли бәйрәм - Сабантуйга багышланган ат чабышлары узды.


6
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Рус теле көненә һәм А.С. Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салуда катнаштылар.

Һәйкәл Казан үзәгендә, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасы янында урнашкан.

Тантана Рус теле көнен бәйрәм итүгә һәм Александр Пушкинның тууына 226 ел тулуга багышланды.


15
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Төрекмәнстан белән дустанә мөнәсәбәтләрне үстерүдәге аерым казанышлары өчен «Мәхтүмколый Фрагига 300 ел» истәлекле медале белән бүләкләнде.

Минтимер Шәймиевка бүләкне бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Казан Экспо» ХКҮдә Төркмәнстанның Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Әсән Айдогдыев тапшырды.

Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин «Яңарыш» республика фондының «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында күчемсез милек һәм инфраструктура проектлары күргәзмәсендә урнаштырылган стендын карадылар.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International