ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2025 ел
җомга

Бүген Казан Кремлендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Бәйрәм тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Бүген Казанның Меңьеллык Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы узуы булды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Җиңү паркында булды һәм Дан Мемориалы Колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салды. Тантанада шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин катнашты.


8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы чара Казанда Муса Җәлил исемендәге ТДАОһәмБТда узды. Анда Татарстан рсепубликасы Рәисе рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дин вәкилләре катнашты.

Бүген Казанның «Яшьләр» скверында язучы, фронтовик шагыйрь Фатыйх Кәримгә һәйкәл ачу тантанасы узды.

Ачылышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, Татарстан Республикасы Халык шагыйре Ренат Харис, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


26
апрель, 2025 ел
шимбә

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Бу вакыйга бөек татар шагыйре исемен йөрткән Казан скверында узды. Чара Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулуга багышланды.

Һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Рәисе Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың иҗат зыялылары вәкилләре, Габдулла Тукайның талантын хөрмәт итүчеләр катнашты.


7
март, 2025 ел
җомга

Бүген Казанда, Камал исемендәге театрның яңа бинасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм тантанасы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында Биектаудан апалы-сеңелле Полина һәм Мирослава Якушевич һәм Казаннан Арсений Корниловның теләкләрен үтәде.

 


20
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев туган көне белән котлаулар кабул итә. Аның адресына дәүләт, төбәк һәм республика җитәкчеләреннән, җәмәгатьчелек вәкилләреннән, фән, мәгариф һәм мәдәният эшлеклеләреннән, ил һәм Татарстан халкыннан күпсанлы котлаулар килә.

Минтимер Шәймиевне 88 яшьлек юбилее белән телефоннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин котлады.


15
гыйнвар, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» бөтенроссия хәйрия гамәлендә катнашты. Аны «Теләкләр чыршысы» янында балалар – «Беренчеләр хәрәкәте» федераль яшьләр оешмасы әгъзалары, «Адымнар» кхптелле белем бирү комплексы укучылары каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International