ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Президентын сайлауда катнашты. Ул Татарстанның Лаеш районы Матюшино поселогы сайлау участогында тавыш бирде.


12
март, 2024 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖдә булды».

Аны Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев, «Ак Барс «Берләшкән сәнәгать корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов һәм «Горький исемендәге Зеленодольск суднолар төзү заводы" АҖ генераль директоры Александр Филиппов озата йөрде. 


7
март, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Корстон» комплексында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантана узды.

Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген Лаеш шәһәрендә «Зәйнәб" ак мәчете" Җәмыгъмәчете ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан мэры Илсур Метшин, Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, шулай ук ТР Мөселманнары диния нәзарәте башлыгы, Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашты.

Мәчет төзелеше 2019 ел ахырында башланган. Эшләр хәйриячеләр акчасына алып барылган. Манараны исәпкә алып, корылманың биеклеге 36 метр диярлек. Мәчет шәһәр үзәгендә Троицк соборы янында урнашкан.


23
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген С. Сәйдәш ис. концерт залында  Ватанны саклаучы көненә багышланган тантана узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов һ. б. катнашты. 

Тантана залга Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы дәүләт флагларын һәм  Казан югары хәрби команда училищесы Байрагын кертүдән башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары башкарылды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы Татарстан Республикасы хәрбиләре белән очрашты. Очрашу Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итүгә багышланган һәм С. Сәйдәш исемендәге ДЗКЗда узды. Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов, «Ватанны саклаучылар» фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Россия Герое Рәсим Баксиков һәм башкалар катнашты.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин видеоэлемтә аша перинаталь үзәк һәм яңа хоспис ачылышында, шулай ук «СИБУР Холдинг» ГАҖ фәнни тикшеренүләр һәм технологияләрне масштаблаштыру үзәген төзү тантанасында катнашты. Видеоконференциядә шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. 


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Казанда «Киләчәк уеннары» халыкара турнирының тантаналы ачылышы узды. Әлеге киң колачлы чарада катнашучылар алдында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

Дәүләт Башлыгы ассызыклаганча, Россия планетаның әйдәп баручы спорт державаларының берсе, Бөек атлетларның, җиңүләрнең һәм рекордларның туган иле булды һәм булып кала да. "Классик һәм киберспортны берләштерү идеясе Россиядә туу закончалыклы. Без һәрвакыт спортны һәм аның югары гуманистик кыйммәтләрен алга сөрү өчен чыгыш ясадык. "Киләчәк уеннары" – дөньякүләм спорт гаиләсенә безнең бүләгебез", - диде РФ Президенты.


20
гыйнвар, 2024 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл белән очрашты.

Республиканың мөселман һәм православие оешмалары җитәкчеләре Татарстанның Беренче Президентын туган көне белән котларга килделәр.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Теләкләр чыршысы" бөтенроссия хәйрия гамәле кысаларында Казаннан 7 яшьлек Тимур Галиевның Яңа ел теләген үтәде.

Аның теләге язылган открытканы Минтимер Шәймиев 19 декабрьдә «Корстон» КРККда Яңа ел «Теләкләр чыршысы»ннан алган иде. Тимур мультфильмнар төшерелә торган студиягә барырга хыяллануын язган иде анда.

Бүген Тимур Галиев һәм аның әнисе Наталья «Татармультфильм» берләшмәсендә булдылар. Аларны студия директоры Азат Ганиев Һәм ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе Секретариаты җитәкчесе Олег Глебов каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International