12 февраль көнне Казан Кремлендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия тимер юллары ҖЧҖ филиалы "Куйбышев тимер юлы" җитәкчесе Сергей Кобзев белән очрашты. Очрашуда Кама сәнәгать узелын үстерү белән бәйле рәвештә, Татарстан территориясендә Куйбышев тимер юлыннан килүче йөкләрнең күләмен арттыру мәсьәләсе буенча фикер алышынды.
12 февраль ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә КПРФ Үзәк комитеты рәисе, РФ Дәүләт Думасында КПРФ фракциясе җитәкчесе Геннадий Зюганов белән очрашты.
"Чаллы икмәге" ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовтан ТР Президенты Минтимер Шәймиев исеменә хат килгән. Хатта республика Илбашына дөньяви финанс кризисы шартларында халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен компания җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән чаралар турында хәбәр ителә, дип белдерде ТР Президентының матбугат хезмәте.
11 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Казанга эш визиты белән килгән Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота белән очрашты.
11 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров белән очрашты. Очрашу Үзәк сайлау комиссиясе башлыгының Татарстан Республикасына эш сәфәре кысаларында узды.