ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2009 ел
дүшәмбе
16 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан активы белән очрашу үткәрде. Очрашуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Хөкүмәте әгъзалары, Казан башкарма комитеты җитәкчеләре, шәһәр предприятиеләре вәкилләре катнашты.
16 февраль көнне Казан шәһәре Башкарма комитеты бүлекләре һәм муниципаль берәмлекләр органнары җитәкчеләренең чираттагы «дүшәмбе киңәшмәсе»ндә мэр Илсур Метшин, узган атнадагы эшләргә йомгак ясаганда, XXVII «Россия чаңгы юлы-2009» Бөтенросия ярышларында Казанда барлыгы 21 меңнән артык кеше катнашты, берьюлы 12 мәйданчыктан старт бирелде, дип белдерде.
Татарстан закон чыгаручылары икътисади һәм финанс кризисы шартларында бюджет чыгымнарын экономияләүне үзләреннән башларга уйлады һәм ТР Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү буенча чыгымнарны киметү чараларын кертте.

15
февраль, 2009 ел
якшәмбе
Татарстан Республикасы башкаласы Казан шәһәрендә булуының икенче көнендә Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл Казан дәүләт университетына килде, монда аңарга КДУның мактаулы докторы дипломы тапшырдылар.

14
февраль, 2009 ел
шимбә

Казан Кремлендә Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев әңгәмәсе булды. Аннан соң төрек делегациясе әгъзалары һәм Татарстан вәкилләре катнашында киңәйтелгән составта сөйләшүләр булып узды.
Сөйләшүләр тәмамланганнан соң Абдуллаһ Гөл Казан Кремлен карады.

Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл һәм Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев татар-төрек эшкуарлар форумын ачуда катнаштылар, аннан алда Төркия Президенты Татарстан Республикасының икътисад һәм сәнәгать потенциалы күргәзмәсе эше белән танышты.
Төркия Президенты Абдуллаһ Гөл Россия Федерациясенә дәүләт визиты барышында ике көнгә Казанга килде. Аэропортта югары кунакны Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин каршы алды.
Россия Президенты Дмитрий Медведев чакыруы буенча илебезгә килгән Төркия Президенты Абдуллаһ Гөлне бүген Казанда көтәбез. Дүрт көнлек визитының ике көне Мәскәүдә, ике көне Казанда үтәчәк.

13
февраль, 2009 ел
җомга
Казанда тиз йөри торган трамвай пәйда булачак, ул “Кояшлы шәһәр” һәм Химиклар мәдәният йортын тоташтырачак. Бу хакта бүген журналистларга 2008 ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә предприятиенең генераль директоры Асфан Галявов хәбәр итте.
18–28 февральдә Харбинда XXIV кышкы Универсиада үтә, анда Татарстаннан 30 спортчы катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International