ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2009 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасының сайлау комиссияләре системасы дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары сайлауларына әзер. Бу хакта кичә ТР Њзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин Россия ЊСК белән үткән видеоконференциядә белдерде.
19 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә “Федераль дәүләт мәгариф стандарты – күп милләтле җәмгыятьнең ныклы үсешенең стратегик ресурсы: Россия Федерациясе субъектларының закон инициативасы” темасына багышланган парламент тыңлауларында катнаша.
Быел Казанның югары хәрби команда училищесына 90 ел тула. Училищеда бу уңайдан бәйрәм чаралары башланды.

18
февраль, 2009 ел
чәршәмбе

18 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Түбән Новгордта узган округ киңәшмәсендә катнашты. Киңәшмәне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Григорий Рапота һәм Россия Федерациясе оборона министры Анатолий Сердюков үткәрде.

Мәскәүдә дөньяның 37 иленнән 1700дән артык предприятие катнашында узган XVI “Продэкспо–2009” Халыкара күргәзмәсендә “Икмәк–кондитер комбинаты” ААЌ алтын медальгә һәм “Иң яхшы продукт–2009” конкурсының дипломына лаек булды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Агымдагы елда муниципаль берәмлекләрдә Нанотехнологияләр буенча халыкара үзәкләр төзү планлаштырыла. Бу хакта журналистларга бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов хәбәр итте. Очрашу “Татарстанда наноиндустрияне үстерү” комплекслы проектын гамәлгә ашыру буенча беренче нәтиҗәләр һәм перспективаларга багышланды.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2008 елда төбәкләр үз өстенә алган йөкләмәләрне исәпкә алып, “2008–2012 елларга исәпләнгән авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык–төлек базарларын көйләү программасы”н гамәлгә ашыру буенча Россия субъектлары рейтингын төзеде, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

17
февраль, 2009 ел
сишәмбе
ТР Хөкүмәтендә ТР Премьер–министрының беренче урынбасары Борис Павлов 2009 елның 16–17 апрель көннәрендә Казанда узачак “БДБ инновацион киңлеге үсеше. Бердәмлек илләре сәүдә–сәнәгать палаталарының роле һәм урыны” дип исемләнгән Халыкара форумны оештыру һәм үткәрү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.
Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе бүген Кытайның Харбин шәһәренә юл алды. Республика делегациясе анда Бөтендөнья кышкы универсиадасы ачылышында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

17 февраль көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың нефть башкаласына эш сәфәрендә Әлмәтнең социаль өлкә объектларын карады. Шулай ук эш сәфәрендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International