ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2009 ел
чәршәмбе

10 февраль көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев Россия икътисады үсешенең тотрыклылыгын арттыру буенча Хөкүмәт комиссиясе утырышында катнашты. Утырышны Мәскәүнең Хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов үткәрде.

Төркмәнстан президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов һәм “КАМАЗ–Мастер” командасы җитәкчесе Семен Якупов “Ефәк юлы” автораллиена әзерлек мәсьәләләре хакында фикер алышты.

10
февраль, 2009 ел
сишәмбе
Республиканың мөселман җәмәгатьчелеге күренекле татар галиме, дин белгече, тарихчы, язучы һәм педагог Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тулу уңаеннан конференция оештыра.
11 февральдә ТР Икътисад министрлыгында “Татарстан имиджын формалаштыру” стратегиясе проекты тикшереләчәк.
Дәүләт Советы Рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин Чистайда "Продмаркет кубогы – 2009" спорт бал биюләре буенча Россия күләмендәге турнирны ачуда катнашты.
"Кризис вакытында сайлауларда катнашучылар күп булырмы икән дип борчылабыз". Кичә республика югары уку йортлары ректорлар советы утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шулай дип белдерде. Парламент җитәкчесе сүзләренә караганда, студентлар арасында да сайлауга битарафлар булмаска тиеш, аларның күңеленә барып җи­тәрлек итеп "шакырга" кирәк.
Казан метросы поездларының эш көне бер сәгатькә озыная. Поездлар пассажирларны хәзер төнге 12 гә хәтле йөртәчәк, дигән сүз бу.

9
февраль, 2009 ел
дүшәмбе
2009 елның 6 февралендә Мәскәүдә Россия Федерациясе эчке эшләр министры армия генералы Рәшит Нургалиев рәислегендә Россия Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Коллегия эшендә Россия Федерациясе Президенты Дмитрий Медведев катнашты.

9 февральдә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советының чираттагы утырышы узды. Бу утырыш, башкаларыннан аермалы буларак, гадәти булмаган формада башланып китте. Республика советы әгъзалары һәм чакырылган кунаклар җиңел атлетика буенча РФ атказанган тренеры Ольга Павлова, легендар спортчы, Дәүләт Советы депутаты Светлана Демина, Пекинда узган Олимпия уеннарының көмеш призеры Елена Мигунова һ.б. кушылып зарядка ясады.

9 февральдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" һәм "Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокук актлары регистры турында"гы Татарстан Республикасы законнарын имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International