ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2009 ел
дүшәмбе
Казан 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасы алдыннан Бөтенроссия универсиадасын үткәрүгә өметләнә ала. Бу хакта бүген Казанда Россия студентлары спорт берлеге президенты, FISU башкарма комитеты әгъзасы Олег Матыцин хәбәр итте.

7 февраль көнне Фән көне алдыннан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россия Фәннәр академиясе Казан фәнни үзәгенең Органик һәм физик химия институтында булды.

Татарстан Премьер-министры ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының 2008 елгы эш нәтиҗәләрен югары бәяләде.
Казанда 2013 елгы Универсиада авылы һәм спорт объектлары төзелешенә федераль бюджеттан 7 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының коллегия утырышында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

6
февраль, 2009 ел
җомга

Уфага РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы һәм Идел буе федераль округының гражданнар җәмгыяте институтларын үстерү буенча Иҗтимагый советының утырышында катнашырга килгән Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев икътисади кризис нәтиҗәсендә Татарстан һәм Башкортстан бертөрле катлаулы хәлдә калды, дип белдерде, - дип хәбәр итә "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

6 февраль көнне башкаланың “Казан ярминкәсе” ААЌендә “Арт-галерея. Казан-2009” дип исемләнгән проект старт алды.
11–15 февральдә Бангалорда (Џиндстан) «Аэро Џиндстан -2009» Халыкара авиация-космос күргәзмәсе үтәчәк. Күргәзмәдә “Казан вертолет заводы” ААЌ вәкилләре катнашачак. Бу хакта бүген предприятиедә хәбәр иттеләр.
6 февраль көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Уфада узачак РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Советы утырышында катнаша.
6 февраль көнне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Югары Ослан муниципаль районында эш сәфәрендә.
5 февраль көнне ТР Фәннәр академиясендә тантаналы рәвештә Россия Фәне көне билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International