ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
17 гыйнвар көнне ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзенең Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Екатеринбургтагы Вьетнам Социалистик Республикасы Генераль консулы Ле Куи Куиньны кабул итте.
17 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында муниципаль хезмәт турында"гы Татарстан Республикасы Законын имзалады.

16
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
15 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендәге рәсми резиденциясендә Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Эргинны кабул итте.

15
гыйнвар, 2008 ел
сишәмбе
15 гыйнвар Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев атаклы җырчы Әлфия Афзалова белән очрашты. Республика башлыгы легендар җырчыны 75 яшьлек юбилее белән котлады һәм аңа Татарстанның иң югары бүләген - "Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен" орденын тапшырды.

14
гыйнвар, 2008 ел
дүшәмбе
14 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында ветеринар эше турында"гы Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү турында"гы ТР Законына кул куйды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

11
гыйнвар, 2008 ел
җомга
Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев исеменә 9 гыйнвар көнне Казанда торак йорт шартлауга бәйле рәвештә кайгы уртаклашу телеграммалары килде.
11 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары хакында" Татарстан Республикасы Законының 45нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында"гы Законны имзалады.

10
гыйнвар, 2008 ел
пәнҗешәмбе
9 Гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында"гы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында"гы Законны имзалады.

9
гыйнвар, 2008 ел
чәршәмбе
9 Гыйнвар көнне көнкүреш газы шартлау аркасында ишелгән дип фаразланган йорт урынында эшләр кыска вакыт эчендә бетереләчәк. Бу хакта бүген иртән һәлакәт урынына махсус килгән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде.

28
декабрь, 2007 ел
җомга
27 декабрь көнне Казанда республика мәктәп укучылары өчен Президент чыршысы узды. "Баскет-холл" бинасына бөтен республика буенча 5500 бала җыелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International